Энҗе Сәйфетдинова: Театрда эшләгәч, мондый кискен үзгәрешләр дөрес гамәлләрдән саналмый

Календарьга ышансаң, без язга аяк басабыз. Хатын-кызлар килешер, кыштан соң күңел ашкына, ниндидер үзгәрешләр сорый башлый. Яз көне чәчтарашханәләрдә дә туташ-ханымнар күбрәк күренә. Ә сез язны көттегезме? Ул сезгә ничек тәэсир итә? Бүген без яз кебек назлы кызларга әнә шул сорауларны бирдек. 

«Ашау ягын кыса башлыйм…»

Энҗе Сәйфетдинова, Әлмәт театры артисты:

– Язны би-и-ик көттем! Яз белән яңадан туам, яши башлыйм кебек. Ниндидер яңа көч, яңа хис, яңа мөмкинлекләр килә. Әлбәттә, һәр хатын-кыз кебек, көннәр язга авышкач, ашау ягын кыса башлыйм (көлә). Буй-сынны рәткә китерәм, яңа, ачык киемнәр сайлыйм. Үзгәрәсе килә бит! Чәчне кистерергә яки башка төскә буятырга кул кычыта башлый… Ләкин, театрда эшләгәч, мондый кискен үзгәрешләр дөрес гамәлләрдән саналмый. Быел бит әле яз белән бергә изге рамазан ае да башлана. Көтеп алынган күркәм вакыйга! Гомумән алганда, бу язга зур өметләр баглап керәм. Алдыма куелган максатларым, күңелдә йөртә торган хыялларымны чынга ашырасым бар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү