Календарьга ышансаң, без язга аяк басабыз. Хатын-кызлар килешер, кыштан соң күңел ашкына, ниндидер үзгәрешләр сорый башлый. Яз көне чәчтарашханәләрдә дә туташ-ханымнар күбрәк күренә. Ә сез язны көттегезме? Ул сезгә ничек тәэсир итә? Бүген без яз кебек назлы кызларга әнә шул сорауларны бирдек.
«Шәһәрдә яз ни, кыш ни, җәй ни…»
Эльмира Камалиева, аш-су блогеры:
– Без шундый бәхетле: дүрт ел фасылын да күрәбез. Берсеннән арыганчы икенчесе җитә дә куя. Әле менә яңа гына кышка кергән идек, инде яз ишек шакый. Минем иң яраткан ел фасылым – кыш. Аклык һәм сафлыкны сөям. Ләкин язны да зарыгып көтеп алам, чөнки язда туганмын. Хәер, аны көтмәгән, яратмаган кеше юктыр ул? Кояш башкача карый, күңелләр каядыр талпына, тылсым көтә. Үз өебез белән яши башлагач, ел фасыллары арасындагы аерма бигрәк тә ачык күренә. Шәһәрдә яшәгәндә яз ни, җәй ни, көз ни, кыш ни – барысы да соры иде. Табигатьнең үзгәргәнен күзәтү үзе бер рәхәт икән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat