Сәхифәбезнең бүгенге геройлары – Исрафиловлар гаиләсе. Сәйдәш Исрафилов – озак еллар авыл хуҗалыгында эшләгән һәм җитәкче булган кеше. Бүген аның эшен улы Булат дәвам иттерә. Икесе дә төрле чорларда Балтач районындагы бер үк хуҗалык белән җитәкчелек иткән. Кичә һәм бүген дилбегә тотучыларның фикерләре нинди? Шуны сораштык.
Сәйдәш Исрафилов
Сез җитәкчелек иткән елларда иң авыры нәрсә иде?
– Мин «Тимирязев» колхозында 1975 елның маеннан алып 1999 елның июненә кадәр эшләдем. Алар арасында 1984–1986 елларда Мамадыш районында башкарма комитет рәисе булып эшләргә туры килде. Һәр чорның үз авырлыгы, үз җиңеллеге була. Безнең чорда ашлама, техника юклыгы истә калган. Әмма вакыт узгач, заманында авырлык сыман тоелган нәрсәләрнең җиңеллек булуын да аңлыйсың икән. Әйтик, бөтен нәрсәнең югарыдан төшкән план буенча эшләнүе. Кышка ашатырга ашлыгың каламы-юкмы, анысы билгеле түгел, тик планны үтәргә кирәк иде. Вакытында бик авыр, күңелгә тия торган мәсьәлә иде ул. Тик бездән аермалы буларак, хәзерге җитәкчеләр иртәгә нәрсә көтәсен белмиләр бит. Якынча 3 елда сөткә, иткә, бәрәңгегә, ягулыкка нинди бәя буласын белмичә эшләү – сукырларча эшләү. Элек бәяләр арасында аерма зур булудан зарлана идек, хәзер бөтенләй начарланды. Мин эшли башлаганда сөтнең литры – 14, ашлыкныкы – 10, солярка – 5, бензин 7 тиен иде. Бүген 1 литр сөткә 2 литр бензин алып була торган түгел.
Улыгыз эшли торган чорның кайсы мөмкинлекләренә кызыгасыз?
– Эшләрен үзләре планлаштыра алуларына кызыгам. Тик аның икенче ягы да бар: алда әйткәнемчә, бәяләр буенча билгесезлектә яшиләр. Безнең заманда бәяләр унар елга тотрыклы иде. Шушының кадәрле бәрәңге үстерсәк, шушы суммада акча керә, дип планлаштыра ала идек. Ә хәзер алай эшләп булмый бит. Мин эшләгәндә дә, хәзер дә авыл хуҗалыгының иң авырткан җире – сәнәгатьнең артта булуы. Россиядә яхшы, сыйфатлы авыл хуҗалыгы техникасы булмау тармакта зур тоткарлык ясый. Үзебездә җитештерелмәгәч, чит ил тракторларын 3–4 бәягә арттырып алырга туры килә.
Сез эшләгән чорда авыл хуҗалыгы тармагында нәрсә акча китерә иде?
– Терлекчелектә – нәселле сарыклар һәм дуңгызлар үрчетү, игенчелектә – орлыкчылык.
Җитәкче белән эшче арасында ничә адым ара булырга тиеш?
– Мин колхозны алганда 4800 гектар тирәсе сөрүлек җире бар иде, хуҗалыкта 350 кеше эшләде. Кул хезмәте зур. Хәтта 250 гектар җирдәге бәрәңгене кул белән ала торган идек. 1999 елда хуҗалыкта 50 ләп трактор бар иде. Хәзер аларны көчле тракторлар алыштырды. Аның каравы мин җитәкчелек иткәндә халык белән эшләү, аралашу җиңел иде. Алар эшкә бик бирелгән, колхоз эшенә намуслы карый. Нинди генә суык, пычрак һава торышы булса да, сыер савучылар да, терлекчеләр дә эшләрен калдырмады, зарланмады. Алар аны «шулай тиеш» дип кабул итте. Дөрес, хәзер эш кешесенә кадер-хөрмәт тә бетте. Без эшләгән чорда бик булдыклы, тырыш, намуслы тракторчының еллык уртача хезмәт хакы колхоз рәисенекеннән зуррак иде. Хуҗалыкта шундый берничә механизатор, терлекче була торган иде. Һәм ул шулай булырга тиеш тә. Һәр биш ел саен бер алдынгы авыл хезмәтчәнен орден-медаль белән бүләклиләр иде. Мин эшләгән елларда 25–30 лап кеше орден-медальле булды. Әлеге дәүләт бүләкләре матди яктан берни бирмәгәндер дә бәлки, тик алар эшчеләрне рухландырган, балалары, гаиләсе алдында абруен күтәргән.
Иң зур уңышыгыз нәрсә булды?
– Без эшли башлаган елларда «Тимирязев» хуҗалыгын көлемсерәп, «тилмерәбез колхозы» дип йөртәләр иде, чөнки матди хәле начар булды. Мин тырышып эшләп, бу сүзне оныттырдым. Икенчесе – бүген дә халык алдында хөрмәтем зур булу. Кайда гына күрешсәк тә, элекке колхозчыларымнан үпкә, «шуны да эшләмәдең» дигән сүз ишеткәнем юк.
Хуҗалык җитәкчесенең республика җитәкчелеге алдында абруе зур, сез аларга турдан-туры мөрәҗәгать итә ала идегезме?
– Зур иде. Министрлар районнарга күп йөри, аралашалар иде. 4–5 еллап эшләгән хуҗалык җитәкчеләрен исемләп беләләр иде. 1960–1979 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булып эшләгән Фикрәт Табиев, урып-җыю эшләре беткәч, колхоз рәисләрен җыеп сөйләшә иде. Бик эшлекле җыелыш була иде ул. Минтимер Шәрипович белән кул бирешеп күрешүләр булмаса да, танып белә иде.
Булат Исрафилов
Эшегездә иң авыры нәрсә?
– Җитәкчелек эшен 2005 елда «Венета» хуҗалыгында башлап җибәргән идем. 2014 елдан «Тимирязев» хуҗалыгын да җитәклим. Хәзер ике оешманың 8 мең гектар җире бар, аларда 200 ләп кеше эшли. Бүген эшләргә дә, үсәргә дә, акча кертергә дә теләк бар. Ләкин дәүләт һәм банклар ягыннан ярдәм җитеп бетми. Соңгы ике елда финанслау бик нык кимеде. Шул сәбәпле күп кенә проектларыбызны башкарып чыгу эше акрынайды.
Әтиегез эшләгән чорның кайсы мөмкинлекләренә кызыгасыз?
– Һәр заманның үз авырлыклары бар. Ул елларда дәүләт ягыннан контроль, җаваплылык бик көчле булган. Кечкенә генә бер кимчелек өчен дә җавап тотарга туры килгән. Хәзер без үзебезгә үзебез хуҗа. Тик ул еллар белән чагыштырганда, бүген ниндидер ярдәм алыр өчен әллә никадәрле баскыч узарга кирәк. Сәйдәш Мәгъсүмовичның: «Акча кирәк булса, бухгалтер Балтачка бара иде дә пакетларга тутырып алып кайта иде», – дип сөйләгәне бар. Ул елларда авыл хуҗалыгына караш та бөтенләй башка булган, күрәсең. Ашлык бәяләре дә башка булган, 7 ел саен техника алыштырылган. Ашлама, дизель ягулыгы, техника да даими кайтып торган. Әйе, бүген базарда сайлап алу мөмкинлеге зур, ләкин бәяләр коточкыч бит. 1 кг бәрәңге бәясенә 1 кг ягулык алырлык еллар булган. 5 үгез сатып, бер трактор алганнар. Хәзер 100 үгез бәясенә дә яхшы трактор алып булмый. Мең баш сатарга кирәк. Аның каравы 10 ел элек 7–8 комбайн эшләгән эшне бүген 4 комбайн башкара. Тагын ун елдан 2 генә комбайн калачак. Авыл хуҗалыгында кул көче кими, механикалаштыру арта. 15 ел элек күп эш башкарган сыер савучы бүген төп эшен генә эшли.
Авыл хуҗалыгы тармагында нәрсә акча китерә?
– Терлекчелектә соңгы 4–5 елда беренче урында – сөтчелек, икенче урында – нәселле терлек сату, өченче урында – ит сату. Игенчелектә – техник культуралар (рапс, җитен, көнбагыш) үстерү. Соңгы елларда климат та бик үзгәрде, аңа яраклашырга туры килә.
Эшләгән еллардагы иң зур уңышыгыз дип нәрсәне әйтә аласыз?
– Ниндидер уңышларым белән горурланам, дип әйтә алмыйм. Ел саен нидер эшләнә, ниндидер тәҗрибә алына. Менә анысын билгеләп уза алам. Мин авыл хуҗалыгында 20 ел, шушы вакытта бер генә елның да икенчесенә охшап килгәне юк. Ул күп юнәлешле тармак, шуңа күрә ел саен нидер өйрәнәбез. Камиллекнең чиге юк, хәтта иң алдынгы хуҗалыкларның да хаталары булырга мөмкин. Нинди генә авыр тармак булса да, бу өлкәне сайлавыма үкенгәнем юк. Елның 360 көне һәрвакыт тонуста тота.
Җитәкче белән эшче арасында ничә адым ара булырга тиеш?
– Субординация дигән нәрсә бар инде ул. Кайвакыт эштә бераз катылык та күрсәтеп алырга туры килә, ләкин минем үземне коллективтан өстен куйганым юк. Бөтен проблеманы бер өстәл янында хәл итәбез.
Бүген хуҗалык җитәкчесенең республика җитәкчелеге алдында абруе зурмы?
– Ишекләр ачык та кебек, ләкин бүген күп кенә карарлар өстән аска төшә. Ә анда безне бик үк аңлап бетермиләр. Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгына килгәндә, анда безгә теләсә кайсы кабинет ишеге ачык. Безнең районда бер генә хуҗалык җитәкчесенең дә ул мәсьәлә буенча зарланганы юк. Хәер, без үзебез дә борын чөеп йөрүчеләрдән түгел.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat