Балтачта СВО да катнашучыларның якыннары өчен ифтар оештырганнар

Балтачта быелгы Рамазан аеның беренче ифтарында СВО да һәлак булган һәм бүген хәрби зонада хезмәт итүче ир- егетләрнең әти- әниләрен, гаиләләрен хөрмәтләделәр.

-Кариле мәчетендә өченче ел рәттән эшмәкәр Гөлсем апа Миннебаева якын- тирә авыллардан безнең кебек гаиләләрне чакырып, авыз ачтыра. Имам вәгазь сөйли, Коръән укый, Гөлсем апа үзе һәркем күңеленә үтеп керердәй мәгънәле сүзләр әйтеп, бүләкләр тапшыра. Быелгы ифтарны оештыруда туганы Наил һәм аның җәмәгате Ләйлә зур тырышлык куйган. Әлеге мәҗлескә килүчеләр барыбыз да аларга бик рәхмәтле булып, яралы җаннарыбызга бераз булса да дәва алып киттек. Якыннарын югалткан кешеләргә аларны шулай зурлап искә алулары да бер юаныч шул. Үзебез кебек гаиләләр белән аралашу да күңелгә рәхәтлек бирә, — ди Балтачта яшәүче Зөлфия Шакирова.

Кариле мәчетенә үткән ел янкорма эшләнгән, ул тагын да зурайган, матурланган. Күп еллардан бирле бу мәчеттә Рамазан аенда көн саен диярлек ифтарлар үткәрелә. Аларга чират алдан төзелә. Бу эшләрне оештыручыларның берсе нәкъ менә тынгы белмәс эшмәкәр, игелекле иганәче Гөлсем Миннебаева инде. «Быел бер көнне әфган, чечня сугышлары ветераннары өчен дип ниятләдек. Озакламый аларны да ифтарга чакырачакбыз, — ди Гөлсем ханым

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү