Быел туристларның яраткан шәһәре – Казанда VK Fest узачак. Фестиваль Татарстан башкаласында 29 июньдә үткәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Әлеге вакыйгага билетларны рәсми сайтта (vkfest.ru) алырга мөмкин. Әлегә – иң түбән бәядән. Фестивальнең кайда үткәреләчәге турында соңрак хәбәр ителәчәк.
2025 елда VK Fest 14 июньдән 20 июльгә кадәр уздырылачак. Фестиваль, Казаннан тыш, Чиләбедә, “Сириус” федераль территориясендә, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдә булачак.
“Җәйге эссе ялларда фестивальнең Татарстан башкаласында үткәреләчәге турында белдерә алуыбызга шатбыз. Күптәнге хыялыбыз иде инде бу. Казанда тамашачыларның яраткан артистлары һәм блогерлары белән очрашуын телибез. VK Festның Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар өчен җәйнең төп вакыйгасына әйләнәчәгенә өметләнәбез”, – дип билгеләп үткән VK Fest җитәкчесе Зоя Новикова.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat