«Бердәм Россия» муниципаль сайлаулар алдыннан праймериз башлап җибәрде

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге бүген муниципаль депутатлыкка тәкъдим итү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүгә старт бирде. Партиянең төбәк сәяси советы президиумы «Бердәм Россия»нең җирле бүлекчәләренә алдан тавыш бирү вәкаләтләрен тапшыру турында карар кабул итте. Шулай итеп, Татарстанда җирле үзидарә органнарына депутат итеп күрсәтү өчен кандидатларны билгеләү буенча праймериз башлана.

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, быел татарстанлыларны ике зур сайлау кампаниясе көтә – Татарстан Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына 7,5 меңнән артык депутат сайлау. «Сайлаулар һәрвакыттагыча оешкан төстә, чиста, Татарстан сайлаучылары тарафыннан зур кызыксыну белән узар дип ышанам», – диде ул.
Татарстанда муниципаль депутатлыкка тәкъдим итү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирү электрон формада май аенда узачак.

«Төбәк сәяси советы Президиумы алдан тавыш бирү буенча вәкаләтләрне партиянең җирле бүлекләренә тапшырды. «Бердәм Россия»дән кандидат итеп партиянең программасын уртаклашкан 18 яшьтән өлкәнрәк һәр татарстанлы тәкъдим ителә алачак. Ә тавыш бирүдә Дәүләт хезмәтләрендә теркәлгән барлык сайлаучылар катнаша ала», – дип ачыклык кертте Фәрит Мөхәммәтшин.

Төбәк бүлеге Секретаре искәрткәнчә, «Бердәм Россия» – илдә беренчеләрдән булып һәм мәҗбүри тәртиптә инде күп еллар буена әлеге механизмны партиядән сайлауларга тәкъдим ителәчәк кандидатларны альтернатив нигездә билгеләү өчен куллана.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, партия органнарының өстенлекле бурычы – эшкә сәләтле һәм җаваплы депутатлар корпусын, авыл һәм җирлек советларын, халыкка иң якын муниципаль хакимиятне формалаштыру. «Республика Рәисенең, Татарстан Дәүләт Советының илдә уздырыла торган муниципаль реформа кысаларында ике дәрәҗәле модельне һичшиксез саклап калу яклы булуы очраклы түгел. Безнең тәкъдимнәр ишетелде», – дип билгеләп үтте Татарстан парламенты башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, алдан тавыш бирү – уникаль формат, ул кандидатлар һәм аларның программалары белән алдан танышырга мөмкинлек бирә. «Моннан тыш, без кешеләр белән тагын бер кат аралашырга, проблемалар турында фикер алышырга һәм яңа наказлар һәм тәкъдимнәр җыярга мөмкинлек алабыз, – диде ул. – Бу безнең программалы позиция һәм илебезнең лидеры, Россия Президенты Владимир Владимирович Путин безне шуңа өнди».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, мондый алдан тавыш бирүгә чыкканда партия яңа кешеләрнең, шул исәптән махсус операциядә катнашучыларның, территорияләрне үстерүнең амбициоз бурычларын хәл итүгә битараф булмаган кешеләрнең чыгуын көтә.

«Үсешнең масштаблы максатларын тормышка ашыру, илкүләм проектларны, республика программаларын гамәлгә ашыру, татарстанлыларның тормыш сыйфатын алга таба яхшырту курсының дәвамлылыгы һичшиксез хупланыр дип өметләнәбез. Барыбызга да уңышлар телим», – дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин. Алдан тавыш бирү партия эшчәнлегенең устав рәвеше булып тора һәм алга таба депутатлыкка кандидатларны альтернатив нигездә күрсәтү өчен кандидатуралар билгеләү максатларында кулланыла.

Сайлауларда «Бердәм Россия»дән депутатлыкка кандидат сыйфатында катнашырга ниятләгән һәркем әлеге процедурада катнашырга тиеш. Кандидатларны күрсәтү үз-үзен күрсәтү юлы белән гамәлгә ашырыла, ягъни пассив сайлау хокукына ия теләгән теләсә кем үз кандидатурасын күрсәтә ала.
Татарстанда барлыгы 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайланачак. «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүендә республиканың барлык 43 муниципаль районы һәм 2 шәһәр округы катнашачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү