«Чын» дустым. Акчага дус булырга телисезме?

Бер сәгатькә дусИнде бер сәгатькә бала караучы, бер сәгатькә өйдәге вактөяк көнкүреш мәшәкатьләрендә булышучы ир дигәннәренә ияләшеп беткәндә генә, белдерүләр мәйданчыкларында акчага дус булырга тәкъдим итүчеләр барлыкка килгән. Түләүле сердәшләргә ихтыяҗ кайдан килә? Кешегә кеше җитмиме?

«Чит кешегә ачылу читен»

Казаннан Айсылу Гарифова мондый хезмәт заманасына күрә бик туры килә, дигән фикердә.

– Шәхси чикләр берьюлы юылган да, шул ук вакытта катгыйрак та корыла кебек. «Бер сәгатькә дус» кемгәдер, бәлки, кирәктер, миңа – юк. Кешегә, акча түләп булса да, проблемаларыңны өеп калдыру ничектер сәер. Аннан соң чит кешегә ачылып китү дә читен, – ди әңгәмәдәшебез. – Бик кирәк икән, психологка мөрәҗәгать итеп була, ә психологларның үз әдәбе бар, ул шактый катгый.

Күңеле тулып, кемгәдер бушанасы килсә, гаиләсенә, дусларына таяна Айсылу. «Һәрхәлдә, барысын да кәгазьгә язып-сызып куеп була. Ә инде күңелне бушату өчен иң яхшы ысул – кичен гаилә белән җыелып, чәй эчә-эчә сөйләшү. Яисә дус кызың белән очрашып, чәйнекләп чәй эчкәндә фикер алышу. Булган мәшәкатькә башка караш та ачыла, хәл дә ителә, якынаю да арта», – дигән фикердә ул.

ТНВ хәбәрчесе Рүзәл Шәрипов мондый күренешкә каршы түгел.

– Бик кызыклы күренеш бит бу. Чыннан да, соңгы арада кешегә аралашу, терәк-таяныч җитми бит. Һәр икенче кеше психологка йөри, – ди ул. – Чын дус табу да – проблема бит. Шуңа күрә чит кешегә булса да, шалтыратып, эчеңдәгесен сөйләп биреп бушану начар түгел.

Шул ук вакытта, Рүзәл әйтүенчә, медальнең икенче ягы барлыгын да онытмаска кирәк. «Әлеге хезмәткә акча эшләү ягыннан гына карыйлар икән, ихласлык югала инде. Болай дөрес түгел бит. «Дус» бит ниндидер киңәш, сүз, аңлау көтә. Дөрес булмаган, деструктив юлларга кереп китү өчен дә ачык капка инде бу хезмәт. Шуңа күрә бу эшкә аңлы, иң яхшысы, белемле кешеләр алынса, әйбәт», – ди ул.

Белешмә өчен

Бер сәгатькә дус – аралашу өчен яллана торган кеше. Ул сезнең белән языша, телефоннан сөйләшә һәм сезне борчыган нәрсәләр турында фикер алыша ала. Ихтыяҗ булса, кинога, кафега, спорт залына, балыкка, хәтта бәйрәмгә барганда юлдаш та булырга мөмкин. Мондый «дус»ларның хакы сәгатенә уртача 500 сумнан башлана.

Дуслык бәһасе

Мәскәү, Санкт-Петербург кебек эре шәһәрләрдә бу хезмәткә бәйле игъланнар да буа буарлык. Бәхеткәме, кызганычмы, Казан әлегә бу исемлектә юк. Чөнки белдерүләр берән-сәрән генә.

Мәскәүдән Юлиягә 30 яшь. Кирәксә, телефоннан да сөйләшә, WhatsApр кебек социаль челтәрләрдә языша да, видеоэлемтә белән дә чыга.

–  Бер сәгатькә генә түгел, бер көн буена да «дус» була алам, – ди Юлия. – Минем өчен ниндидер оят, рөхсәт ителмәгән темалар юк. Хәтта биш минут бушлай сөйләшү дә тәкъдим итәм. Бер-беребезгә туры киләбезме, «җен»нәребез дуслаша алырмы, шуны аңлашабыз. Минем белән 1 сәгать аралашу 500 сум тора.

Казаннан Павел исә аралашып кына калмый, пианинода рус, чит ил көйләрен уйнап, күңелне юатырга сәләтле икән. Моңа өстәп, үзе язган шигырьләрне укырга да күп сорамый. Үзен бик аралашучан дип атый, физика буенча белемнәре белән дә уртаклашырга әзер.

– Хәзерге заманда олысы да, кечесе дә – телефонда. Шуңа күрә кешенең аралашуга ихтыяҗы артканнан-арта бара. Бик күп кеше үзенең кызыксынулары буенча иптәш таба алмый. Бәлки аның яңа чыккан фильм турында фикер алышасы киләдер, бәлки яңа укыган китап турында сөйләшергә телидер, әмма аны тыңлаучы юк, – ди түләүле сердәш Максим. – Тулысынча дус-иптәшне алмаштыра алмыйм, әмма кешене тыңлыйм һәм ишетәм, менә шунысы мөһим.

 

Эльмира МИАССАРОВА, клиник психолог:

Бер белмәгән кешегә эч бушатып кына проблема хәл ителми. Ни өчен ул шуларны ук якын кешесенә, дустына сөйли алмый? Мондый хезмәтләр булганда кеше ул турыда уйланмый да, үзендә нәрсәнедер үзгәртергә тырышмый да, билгеле. Бер сәгатьлек «дус»ка исә эчеңне бушатасың да вәссәлам. Ул тәнкыйтьләми, ниндидер авыр сораулар биреп аптыратмый, нәрсә дә булса эшләвеңне таләп итми. Алар поездда барганда танышкан юлдашны хәтерләтә. Син аны беренче һәм соңгы тапкыр күрәсең, шуңа күрә курыкмыйча эч серләреңне чишә аласың. Кешегә рәхәт булып китә, проблема да юкка чыккан кебек тоела. Әмма бу – вакытлыча рәхәтлек, үз-үзеңне алдау гына.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү