Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу үткәрә.
Миңнеханов докладын махсус хәрби операция темасыннан башлады. «Махсус хәрби операция башланганнан бирле бездә контрактчылар һәм мобилизацияләнгәннәр — 38169 кеше», — диде Татарстан лидеры.
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган ел махсус хәрби операциядә катнашучыларның 3,96 мең баласы лагерьларда ял итте һәм сәламәтлеген ныгытты. Моннан тыш, Татарстан хәрбиләренең 300дән артык якын туганы Мәккәгә хаҗ кылды.
«Бездә 15 кеше — Россия Герое, шуларның 7се – үлгәннән соң бүләкләнде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәргә Батырлык ордены тапшырылды», – дип билгеләп үтте ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat