«Күптән күрешкән юк!» Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны үзенең эш урынында әнә шундый сүзләр белән каршы алды. Иң элек хәл—әхвәл сорашты, яңалыклар бармы дип кызыксынды. Татарстан Рәисе исә: «Барысы да тәртиптә», – дип, республикадагы вазгыять белән таныштырды. Алгарак китеп булса да әйтик: Татарстан һәм аның җитәкчесе кабат дәүләт башлыгының мактау сүзләренә лаек булды.
СВО
Үзәктә – махсус хәрби операция. Татарстан Рәисе иң элек ил башлыгына әнә шуңа бәйле вазгыятьне сөйләп бирде.
Республика җитәкчесе әйтүенчә, СВО башланганнан бирле мобилизацияләнүчеләр һәм контракт төзүчеләр саны 38 169 кешегә җиткән. Барысына да ярдәм итү юнәлешендә эш бара, хәтта арттырып та үтәлә. «Төрле юнәлешләр буенча 36 млрд сумнан артык ярдәм күрсәтелде. Махсус батальоннарыбыз эшли. Ялга кайтучылар белән дә, хәрби бурычын үтәп кайтучылар белән дә эш алып барыла», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Рәис шефлыкка алынган шәһәрләрне (Лисичанск, Рубежное) төзекләндерү эше турында да мәгълүмат бирде. Торгызу эшенә 2 млрд 614 млн сум акча бүлеп бирелгән. 2025 елда исә тагын өч объектны торгызуга 423 млн сум акча юнәлдерелгән.
Россия Геройлары турында да сүз булды. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда аларның 15 булуын әйтте. Гомумән алганда, Батырлык Ордены белән республиканың 1829 хәрбие бүләкләнүен дә җиткерде Рәис. Владимир Путин исә, хәрбиләрнең батырларча көрәшүен хуплап, «молодцы» диде.
Рөстәм Миңнеханов республика халкының гуманитар ярдәм җыюда актив булуын да билгеләп үтте. Бу эшкә һәр шәһәр, район җәлеп ителгән. Ярдәм күләме 4389 тоннага җиткән.
Татарстан өч ел дәвамында илнең яңа территорияләреннән балаларны кабул итә. Әйтик, Татарстанда 1800 бала ял иткән. Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләреннән балалар мәктәпләрдә белем ала.
Аңлашу
Татарстанда дин һәм милләтара низаглар юк. Моны Президент та белә. Дәүләт башлыгы дини оешмалар саны буенча Татарстанның беренче урында баруын әйтте. Рөстәм Миңнеханов исә моны кешеләр белән эшләү нәтиҗәсе дип атады. «Үзара аңлашу, ризалык булмаса, байлык та, уңыш та була алмый», – диде Рәис. «Нәкъ шулай, тулысынча килешәм. Бу эшне башкара беләсез. Зур рәхмәт», – диде Владимир Путин.
Социаль—икътисадый тотрыклылык
Владимир Путин еш кына Татарстанны илнең терәк төбәге дип телгә ала. Бу бер дә юкка түгел! Республиканың социаль-икътисадый күрсәткечләре дә шул хакта сөйли.
* Татарстан – эре сәнәгать төбәге. Илнең эчке тулай продуктының 3 проценты тәшкил итә. Татарстанга полиэтиленның 24 проценты, каучукның 41 проценты, йөк шиннарының 61 проценты, йөк автомобильләренең 30 проценты һәм нефть чыгаруның җиде проценты туры килә.
* Экспортның гомуми күләмендә чимал булмаган экспорт өлеше ике тапкыр диярлек арткан. Моны Владимир Путин «бик яхшы күрсәткеч» дип атады.
* 2024 елда төбәк тулай продукты 5,2 трлн сумны тәшкил итте (үсеш +3,9%). Сәнәгать продукциясе күләме – 5,651 трлн сум. Авыл хуҗалыгы тармагында үсеш – 10, төзелеш тармагында – 17, төп капиталга инвестицияләр – 12 процентны тәшкил ит. Ваклап сату күрсәткече – 107 процент. Нефть эшкәртү – 24,3 млн тонна.
Ил Президенты республиканың оборона хисабына гына үсмәвенә игътибар итте.
Моннан тыш Рөстәм Миңнеханов республикада эшләп килүче компанияләрнең уңышлары турында да мәгълүмат бирде. Татарстан Рәисе республикада җитештерелгән машиналар турында сөйләгәндә, Россия Президенты «Aurus»ны мактап куйды: яхшы машина.
Төзелеш һәм юл
– Иң мөһиме төзелешкә федераль ярдәм күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Узган ел Татарстанда 166 млрд сумга социаль, мәдәни, инженерлык инфраструктурасы объектлары төзелде. Мондый хәлнең булганы юк иде. Бу – илкүләм проектлар да, безнең республика проектлары да, – диде Рөстәм Миңнеханов Президент белән очрашуда, төзелеш тармагындагы нәтиҗәләрне барлап.
Сүз уңаеннан, Республикада 3 млн 450 кв. метр торак кулланылышка тапшырылган. «Совет чорында күп дигәндә 1 млн 800 кв. метрга ирешә идек, хыялда 2 млн иде», – диде Татарстан Рәисе. Әйтүенчә, хәзер ставка процентлары, ипотека мәсьәләсе буенча чишү юлларын эзләргә кирәк. Искәртеп үтик: Рәис Россия Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» комиссиясен дә җитәкли.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов: «Хәтерлисезме, 2008 елда сезнең тәкъдим буенча без дәүләт ихтыяҗлары өчен торак сатып алдык. Хәзер аренда торагы бик кирәк. Соңрак бу мәсьәләне күтәрәчәкмен», – диде.
Очрашуда юллар турында да сүз булды. Моңа 200 млрд сум акча җәлеп ителгән. Шуның 108 млрд сумы республика юлларына булса, 92 млрд сум – федераль трассаларга.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat