Бүген Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлар федераль министрлар һәм Россия Федарациясе субъектларының закон чыгару органнары җитәкчеләре белән берлектә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук җәмәгать транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне үстерү чаралары турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Утырышны Закон чыгаручылар советы рәистәше урынбасары, Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая ачып җибәрде. Ул регион субъектларының закон чыгару органнары җитәкчеләре катнашында мәсьәләләрне карауның актуальлеген билгеләп үтте. «Гавами хакимиятнең бердәмлеге Россия Федерациясенең һәр субъектының үзенчәлеген исәпкә алып, нәкъ менә шундый җайга салынган эшне күздә тота, – дип ассызыклады Ирина Яровая. – Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон универсаль сыйфатка ия, ул гражданнарга күрсәтелә торган товарларның һәм хезмәтләрнең төрле төрләренә кагыла. Һәм безнең халык даими рәвештә теге яки бу товарлар һәм хезмәтләр сатып ала, көн саен, минут саен хокук мөнәсәбәтләренә керә. Мәсьәлә шушы хокук мөнәсәбәтләренең сыйфатында һәм гражданнарыбызның тулы хокуклы кызыксынуын тәэмин итү мөмкинлегендә. Гражданнар мәнфәгатьләрен яклауда дәүләт хакимияте эшенең заманча форматы торган саен активрак булырга тиешлегенә тулысынча ышанам».
Закон чыгаручылар советы рәистәше урынбасары, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин билгеләп үткәнчә, соңгы елларда кулланучылар хокукларын яклауга юнәлдерелгән законнарга шактый үзгәрешләр кертелгән. «Сенаторлар Дәүләт Думасы депутатлары белән берлектә бу закон чыгару инициативалары өстендә эшләделәр. 2030 елга кадәрге чорга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте стратегиясен нигез документ дип саныйм. Әлбәттә, хәзер бу стратегияне гамәлгә ашыру планын актуальләштерү таләп ителә, – дип белдерде сенатор. – Язгы сессия ахырына кадәр мәгълүмат белән манипуляцияләү юлы белән кирәксез товарларны һәм хезмәтләрне көчләп тагудан яклауга юнәлдерелгән федераль закон кабул ителер дип өметләнәбез. Кулланучылар өчен куркынычсыз һәм үтә күренмәле онлайн-мохит булдыру бурычы тора, шул исәптән маркет-плейс мәйданчыклары аша. Бу үз эченә төгәл кагыйдәләр булдыруны, контрафакт белән көрәшне, кулланучыларның товарны алмаштыру һәм кире кайтару хокуклары саклануын һәм шәхси мәгълүматларны яклауны ала».
Регионнарда җәмәгать транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне үстерүгә килгәндә, Андрей Яцкин әйтүенчә, Федерация Советы бу теманы контрольдә тота. Үткәрелгән анализ шуны күрсәтә: бу эш комплекслы якын килүне һәм хәл итүне таләп итә. «2025 елдан «Тормыш өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит» һәм «Нәтиҗәле транспорт системасы» илкүләм проектлары гамәлгә ашырыла. Бурычларның берсе – 2030 елга җәмәгать транспортының 85 проценты норматив хәлгә китерелергә тиеш», – дип белдерде сенатор.
Аның сүзләренә караганда, тагын бер мөмкин механизм – төбәкләрнең бюджет кредитлары буенча бурычларын кичерүдән килеп чыккан акчаларны җәмәгать транспортын яңартуга юнәлтү.
«Шулай ук пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өстендә эшләргә кирәк, шул исәптән транспорт хезмәте сыйфатына конкрет таләпләрне үз эченә алган ташучылар белән озак вакытлы контрактлар төзү юлы белән», – диде Федерация Советының беренче вице-спикеры.
Утырышта видеоэлемтә режимында шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин һәм Марат Галиев катнашты.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat