Тәрбияче Гөлнара Равил кызы Гатауллина турында ни өчен язарга булдым? Чөнки ул тормыш авырлыкларын – вак-төяк мәшәкатьме ул, йә булмаса катлаулы очракмы – спорт ярдәмендә җиңәргә өйрәнгән.
Саба районының Югары Кибәхуҗа авылында туыпүскән, читтән торып университетта белем алып, озак еллар авыл мәктәбендә укыткан, сөйгән яры белән гаилә корып, күпләп мал асрап, зур бакчалар утыртып, гөрләтеп авыл тормышында кайнап яшәгәннән соң, ике балаларын җитәкләп, Казанга күченәләр. Тормыш үзгәрә, барысын да яңадан башлыйсы. Иренең туганнары белән бергә сигез кеше бер фатирда яшиләр. Авылдагы иркенлек турында онытырга туры килә. Иркенлек тә, рәхәтләнеп татарча сөйләшү, мәктәптәге бер көйгә салынган хезмәт тәртибе дә, тормыш рәвеше, авылның тынычлыгы да – барысы үзгәрә. Мондый чакта күңел төшенкелеге, икеләнү, курку – кыскасы төрле хисләр кичерә кеше. Ә Гөлнара ханым гел спортка таяна, шуннан көч ала.
– Спорт белән шөгыльләнүемне өйдәгеләр белмәде. Күнегүләрне ашарга пешергәндә дә ясап алам. Күп җәяү йөрдем, һәрчак контраст душта коендым. Шул рәвешле физик һәм рухи чыныгу алганмын.
Спорт белән шөгыльләнүдән яшәргә көч, эшләргә илһам, тормышка дәрт ала ул. Һәм әлбәттә инде сәламәтлек, зифа гәүдә турында да әйтми калдыра алмыйбыз. Күптән түгел тормыш иптәше Илнур абый белән көмеш туйларын билгеләп үткәннәр һәм Гөлнара ханым үзенең 25 ел элек кигән туй күлмәгенә сыйган.
Гөлнара ханым өчен үз-үзеңнән канәгать булу мөһим. «Шул очракта гына тормышны яратасың, эшеңне шатланып, җиренә җиткереп башкарасың, елмаеп яшисең, башкаларга да шатлык өләшәсең», – ди ул.
– Көч чыкмыйча гына көч килми. Балалар бакчасында көн буе эшләгәннән соң, икешәр автобуска күчеп утырып, спортзалга барам. Анда яңа көчләр килә. Тир тамызып, спортзалдан чыкканда, син өр-яңа кеше буласың.
Башкаладагы балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе булып эшли ул. Эше җиңел түгел. Бала күңелен ясалма елмаю белән алдап булмый. Эшенә көн саен автобус белән ерак араларны узып барса да, Гөлнара ханым һәр иртәдә балаларны сагынып килә. «Яшәү көчем ташып тора, шуны балалар белән бүлешәсем килә», – ди. Балалар белән эшләү нәселдән килә. Әти-әнисе 40 ел мәктәптә укыткан, апасы да – укытучы, туганнары арасында да педагоглар күп.
– Әти-әни иртәдән кичкә кадәр мәктәптә иделәр. Миңа биш ай булгач та, әни эшкә керешкән. Мин әби-бабай белән ике яшькә өлкән апам карамагында калганмын. Авылның һәр урамын, һәр тыкрыгын «тигезләп» үстек, – ди Гөлнара ханым, хәзерге яшь буынга нәкъ менә хәрәкәт җитмәүгә ишарәләп. Фикерләрендә дә балаларның яшәешен, киләчәген кайгырту ярылып ята.
Спорт белән шөгыльләнергә яшьтән хыялланса да, авыл кызының күңелендә гел «кеше нәрсә әйтер»дигән курку була. Шуңа да физик күнегүләрне качып кына башкара. Физик яктан активлык, җәяү йөрү күп булса да, йөгерү белән ныклап 2017 елдан шөгыльләнә башлый. Татнетны үстерү фондының башкарма директоры Раил Гатауллин «Сәламәт иртә» проектын башлап җибәргәч, бик теләп, шуңа кушыла. 21 көн дәвамында иртәнге сигезгә кадәр йөгерергә кирәк була. «Үземә ышаныч туды, оялмаска өйрәндем», – дип горурланып искә ул чакларны.
Әлеге марафоннан соң, Гөлнара ханым ныклап спорт белән шөгыльләнә башлый. 2021 елда иң беренче тапкыр хәйрия йөгерешендә катнаша. Бер елдан тренерлар мәктәбен тәмамлый. Өч ел рәттән «Казан марафоны», «Төнге Казан», «Иннополис трейл», «Милли марафон» йөгерешләрендәкатнаша, 10 километрга чаба. Ә көзен 21 чакрымны йөгереп узган. Хәзер апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә узачак ярышка әзерләнә. Анда гадәти генә чабыш түгел, төрле киртәләр аша узасы. Ә иң зур хыялы – 42 километрны йөгереп узу. Әзерләнә башлаган инде.
Гөлнара ханым күпләргә үрнәк. Бигрәк тәгаиләсендәгеләргә. Улы регби буенча Татарстанның җыелма командасында шөгыльләнгән, спорт остасы кандидаты. Кызы фитнеска өстенлек бирә. Ире көн саен йөрергә чыга. Аларның: «Син булдырасың», – дип торулары көч бирә аңа.
Кадрия ХӘММӘДИЕВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat