СВОда катнашкан 873 кеше “Батырлар. Герои Татарстана”да катнашу өчен гариза тапшырган

Махсус хәрби операциядә катнашкан 873 кеше “Батырлар. Герои Татарстана” проектында катнашуга гариза тапшырган инде. Бу хакта “Татар-информ” Идел буе федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов сүзләренә таянып яза.

Сайлап алу турын уңышлы узучылар Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә яңа һөнәргә әзерләнү буенча махсус программа нигезендә укытылачак.

“Теориягә бик аз вакыт биреләчәк: аудиторияләрдә озак утырмаячакбыз. Программага күп кенә күчмә чаралар кертелгән. Проектта катнашучылар аларда персонал белән эшләү принциплары, корпоратив культура, производствоны оештыру белән танышачак”, – дип сөйләп үткән Привалов.

Проектка махсус хәрби операция ветераннары, шулай ук СВОда катнашучылар җәлеп ителә. Заявкалар 30 мартка кадәр кабул ителәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү