Татарстан башлыгы вазифасында 15 ел эшләү дәверендә Рөстәм Миңнеханов республиканың социаль-икътисади өлкәдәге лидерлык позициясен ныгытты. Россия Президенты белән Татарстан Рәисенең очрашуы нәтиҗәләре турында фикерен «Татар-информ»га «Халык фронты» Татарстан төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов белдерде.
«Рөстәм Нургалиевич 15 ел Татарстанны җитәкли. Бу еллар дәвамында безнең республика социаль-икътисади өлкәдә үзенең лидерлык позициясен ныгытты гына. Татарстан Рәисе Россия Президентына докладын мобилизацияләнгәннәр һәм контрактчылар белән эшләү, шефлыкка алынган шәһәрләрне торгызу һәм хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү өлкәсендә башкарылучы эшләр турында мәгълүмат бирүдән башлады», – дип сөйләде Ринат Фазылов.
Республикабыз, Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк, алгы сызыкта, дип игътибар итте ул.
«Татарстанлылар фронтта батырларча көрәшә, ә предприятиеләр һәм волонтерлар берләшмәләре көн саен Россиянең махсус хәрби операциядә җиңүенә үз өлешен кертә», — диде «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте координаторы.
Шулай ук ул Татарстан башкаласы берничә тапкыр мөһим халыкара вакыйгалар, шул исәптән узган елның сентябрендә булган БРИКС саммитын уздыру урыны булды, дип билгеләп үтте.
«Бу безнең төбәк тотрыклы үсүен һәм икътисади үсешкә ия булуын күрсәтә. Без барлык илкүләм проектлар буенча бөтен күрсәткечләрне үтибез», — дип ассызыклады Ринат Фазылов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat