Россиянең 17 төбәгендә урам этләрен үтерү рөхсәт ителгән. “РИА Новости” хәбәренә караганда, илнең 15 субъектында мондый закон гамәлдә булып килә икән инде. Тагын ике төбәктә: Мордовия һәм Хакасиядә – озакламый үз көченә керәчәк.
2023 елда, Россия төбәкләренә сукбай этләр язмышын мөстәкыйль хәл кылу хокукы бирелгәннән соң, шундый кискен чаралар кертелә башлаган.
Моңа кадәр барлык төбәкләрдә бердәм таләпләр гамәлдә булган. Болар – этләрне тотып, приютка урнаштыру, стерильләштерү, прививка ясау һәм явыз булмаганнарын элекке яшәү урыннарына кире кайтару.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat