«Хәрби Дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов эзләнү эшләрен армый-талмый дәвам иттерә. Җиңү көненең 80 еллыгы уңаеннан ул «Геройның исеме гаиләсенә кайтсын!» дип аталган яңа акция башлады.
Шул уңайдан Михаил Валерьевич күрсәткән батырлыклары өчен тәкъдим ителеп тә, теге яки бу сәбәпләр белән Советлар Союзы Герое исемен алмый калган 7984 кызылармияче һәм офицерның исем-фамилиясен ачыклаган. Алар арасында 279 татар һәм 56 башкорт кешесе бар.
Әйтергә кирәк, бу исем-фамилияләр әле күптән түгел генә яшерен булудан туктады. «Документлардан күренгәнчә, күбесе герой исеменә үлгәннән соң тәкъдим ителгән, шуңа күрә аларның батырлыклары турында гаиләләрендә берни белмиләр», – ди Михаил Валерьевич. Эзләнүләр эшендә үзе кебек теләктәшләр тапканда, ул геройлар исемлеген Россиянең төрле төбәкләренә, Казахстан, Кыргызстан кебек элеккеге союздаш республикаларга да тапшырып бара. Бу җәһәттән хыялы да бар: «Халыкара чаралар үткәрелгәндә, батыр якташлары лаек булган бүләкләрнең исемнәре язылган документ күчермәләрен күрше республикалардан килгән вәкилләргә тапшырсак, бу алар өчен көтелмәгән, дулкынландыргыч күренеш булыр иде», – ди ул.
Ә бит алар аз табылмаган.
Сан
белоруслар – 207 кеше,
азәрбайҗаннар – 42,
әрмәннәр – 50,
грузиннар – 51,
казахлар – 104,
үзбәкләр – 90,
таҗиклар -13,
төрекмәннәр – 13,
кыргызлар – 14,
яһүдләр –173.
Михаил Черепановның ниндидер сәбәпләр белән исем бирелүдән мәхрүм калган татарстанлылар турында да үз фикере бар. «Бәлки аерым комиссия төзеп, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән татарлар һәм татарстанлыларның исемлеген булдырырга һәм Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан аларны билгеләп үтәргә кирәктер. Бу – безнең намус эше», – ди ул.
Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән милләттәшләребез
Зиннәтуллин Әсхәт Зиннәтулла улы 1922 елда Арча районында туа, 1942 елны Кызыл Юл хәрби комиссариатыннан фронтка китә. Капитан, 186 нчы укчы дивизиянең укчы ротасы командиры. Калинин, Брянск һәм Белоруссия фронтларында хезмәт итә. II дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры. 1945 елның 18–22 апрель көннәрендә Одер елгасын кичкәндә, дошманның көчле уты астында сугышчыларны һәм коралны аргы якка чыгаруны тәэмин итә, торак пунктны азат итә. Һөҗүм итү сугышларында аның ротасы дошманның 4 пулеметын, танкка каршы тупны, 110 гитлерчыны юк итә. Советлар Союзы Герое исеменә 1945 елның 15 маенда тәкъдим ителә. Александр Невский ордены белән бүләкләнә.
Ибраһимов Абдулла Габдрахман улы 1925 елда Биектау районында туа. 1943 елның 28 гыйнварында Дөбъяз хәрби комиссариатыннан фронтка китә. Кызылармияче, Ерак Көнчыгыш фронтының 144 нче укчы дивизиясенең 785 нче укчы полкында хезмәт итә. Өч тапкыр яралана. Смоленск өлкәсен, Литваны азат итүдә катнаша, Көнчыгыш Пруссиядә сугыша. 1945 елның 9 августында Маньчжурия чигендә япон ныгытмаларын җимергәндә, аның төркеме беренчеләрдән булып биеклекне ала, гранаталар атып, ДЗОТны, 12 япон солдатын юк итә.10 августта Мацяохе бистәсе янындагы биеклекне алганда, тыл ягыннан кинәт кенә килеп чыгып, дошманга гранаталар томыра, 3 японны үтерә. 16 августта беренче булып Муданьдзян елгасын кичә һәм дивизиягә бу юлны үтәр өчен шартлар тудыра. Советлар Союзы Герое исеменә 1945 елның 30 августында тәкъдим ителә. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Ибраһимов Исхак Исмәгыйль улы 1924 елда Мамадыш районында туа. 1942 елның 15 августында Мамадыш хәрби комиссариатыннан фронтка китә. Гвардия ефрейторы, Белоруссия фронтының зенит-артиллерия полкында хезмәт итә. Өч тапкыр яралана.1945 елның 29 апрелендә Берлинда Рейхстагка һөҗүм барганда, төркем составында Шпрее елгасын кичә. 3 пулемет ноктасын һәм 20 гитлерчыны юк итә. Коралы сафтан чыгып, үзе яралангач та, һөҗүмне дәвам итә, 10 фашистның гомерен өзә. Советлар Союзы Герое исеменә 1945 елның 1 маенда тәкъдим ителә. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Исрафилов Хөснимәрдан Шәймәрдан улы 1922 елда Зәй районының Шыкмай авылында туа. 1942 елның 12 апрелендә Чаллы хәрби комиссариатыннан фронтка китә. Кече сержант, Белоруссия фронтында хезмәт итә. 1945 елның 5 февралендә Одер елгасын кичкәндә, 4 пулемет ноктасын һәм 19 гитлерчыны юк итә. 14 февральдә Визенау авылы янында аның коралы алгы сафта ачык җирдә кала. Яралануга карамастан, ул утка тотудан туктамый, тагын 4 пулемет ноктасын һәм 150 ләп гитлерчыны юк итә. Ярсыган фашистларның 6 һөҗүмен кире кага. Советлар Союзы Герое исеменә 1945 елның 15 февралендә тәкъдим ителә. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Мусин Сөләйман Муса улы 1926 елда Теләче районында туа.1943 елның ноябрендә Теләче хәрби комиссариатыннан фронтка китә. Рядовой, Белоруссия фронтының 94 нче укчы дивизиясенең 288 нче укчы полкында хезмәт итә. 1945 елның 28 апрелендә Берлинга һөҗүм вакытында беренче булып шәһәрнең полиция идарәсенә бәреп керә. Граната белән 3 укчыны юк итә. Икенче катта сугыш башлый һәм, граната томырып, 5 полицейскийның гомерен өзә. Йортның подвалында тагын 5 полицейский юк ителә. Александрия вокзалы өчен сугышларда бинага Кайзер-штрассе ягындагы почмактан килеп, тагын 12 фашистның гомерен өзә. Советлар Союзы Герое исеменә 1945 елның 30 апрелендә тәкъдим ителә. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Миннәхмәтов Касыйм Миннәхмәт улы 1922 елда Нурлат районында туа. 1941 елда Октябрь хәрби комиссариатыннан фронтка китә. Кече сержант, Кызыл Байраклы 397 нче укчы дивизиянең телефонисты. Төньяк-Көнбатыш, Брянск, Украина, Белоруссия һәм Балтыйк буе фронтларында хезмәт итә. Кызыл Йолдыз ордены кавалеры. 1945 елның 18 апрелендә Одер елгасын кичкәндә, Хоэн-Вутцов районында көнбатыш ярга беренче булып телефон элемтәсе үткәрә. Дошман уты астында берничә өзелгән линияне ялгый. Советлар Союзы Герое исеменә 1945 елның 18 апрелендә тәкъдим ителә. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
(Геройлар турында мәгълүматларны һәм документларны редакциягә Михаил Черепанов тәкъдим итте. )
Фәния Әхмәтҗанова әзерләде
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat