Ренат Вәлиуллин Путин белән Миңнехановның очрашуы турында: «Күңелгә май булып ятты»

РФ Президенты Владимир Путин белән ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Мәскәү Кремлендә очрашуын Татарстан халкы бик уңай кабул итте. Мондый фикерне ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин белдерде.

«Россия Федерациясе Президенты белән Татарстан Республикасы Рәисенең очрашуын татарлар һәм Татарстанда яшәүчеләр бик уңай кабул итте. Владимир Владимировичның республиканың казанышлары турындагы сүзләре күңелгә май булып ятты», — дип белдерде «Татар-информ»га Ренат Вәлиуллин.

Татарстанда якынча 175 төрле милләт яши. Вәлиуллин Миңнехановның республиканың байлыгы шунда, дигән сүзләренә кушылды.

«Сиксән ел элек нәкъ менә безнең күпмилләтле дәүләтебез фашизмны җиңде. Бүген дә милли-мәдәни автономияләр махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрбиләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итә», — дип билгеләде агентлык әңгәмәдәше.

«Безнең милли-мәдәни автономияләр – таҗиклар, марилар, мордва, удмуртлар – гуманитар йөк төяп машиналар җибәрә, ярдәм җыюда катнаша. Барлык автономияләрне санап бетерү мөмкин түгел», — дип өстәде Вәлиуллин.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү