Американың Украинага хәрби ярдәмен туктатуы Киевне тынычлык процессын башлап җибәрүгә этәргеч бирергә мөмкин. Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков шулай дип белдергән.
“Чыннан да бу дөреслеккә туры килсә, әлеге карар Киев режимын тынычлык килешүләренә этәрергә мөмкин”, – дигән ул.
Кремль вәкиленең башка фикерләре:
*Мәскәү Дональд Трампның Украинага тынычлык алып килү теләге турында белдерүләрен хуплый;
*АКШның Украина кораллы көчләренә хәрби ярдәмне туктатуы тынычлык урнаштыру эшендә иң зур өлеш булачак;
*Американың Украинага корал җибәрүен туктату турындагы мәсьәләнең нечкәлекләрен белергә туры киләчәк;
*Киев төп хәрби ярдәмне Кушма Штатлардан алып килде;
*Мәскәү Трампның беренче тапкыр хакимияттә булуы вакытында Россиягә каршы санкцияләр кертүен һәм Украинага корал җибәрүен хәтерли;
*Мәскәү белән Вашингтон арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне санкцияләрнең тискәре йогынтысыннан азат итәргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез: узган төндә Fox News телеканалы, Ак йортның югары дәрәҗәдәге вәкиле сүзләренә таянып, АКШның Украинага бөтен хәрби ярдәмен туктатып торуы турында хәбәр иткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat