Татарстан Дәүләт Советына 30 ел тулуга багышланган проектлар башланды

Быел март аенда Дәүләт Советы оештырылуга 30 ел тула. 1995 елның 30 мартында ТАССР Югары Советының хокукый дәвамчысы – беренче чакырылыш Дәүләт Советының тәүге утырышы узган.

Дәүләт Советының 30 еллык эшчәнлеге дәверендә асылда республиканың өр-яңа тарихы язылып, бүгенге республика законнарына нигез салынды, Татарстанның социаль-икътисадый уңышларының хокукый нигезе булдырылды. Милләтара һәм конфессияара тынычлык-татулыкны, Татарстанның күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту, һичшиксез, шушы еллардагы казанышка әйләнде. Дәүләт Советы республиканың алдагы парламентларының иң яхшы традицияләренә тугры калып, дәүләт хакимиятенең барлык тармаклары белән конструктив хезмәттәшлекне дәвам иттерде, илнең бердәм хокукый кырын булдыруга үзеннән зур өлеш кертте.

Әлеге мөһим вакыйга алдыннан парламентның ВКонтакте һәм Telegram социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәрендә республика парламентчылыгы тарихына багышланган проектлар сериясе башланды.

Беренчесе Дәүләт Советы һәм Татарстанның бүгенге йөзен билгеләгән мөһим законнар тарихыннан 30 кызыклы фактны үз эченә алган.
Икенчесе – “Бер экспонат тарихы” республика парламентчылыгы музеенда сакланылучы уникаль әйберләр һәм документлар турында сөйли.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү