Күркәм гадәт буенча март башында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсына йомгак ясала. Быел да әлеге бәйгенең төрле номинацияләрдәге җиңүчеләре Казанга җыелды. Алар арасында үз һөнәренә тугры калганнар, йөрәк җылысын башкаларга кызганмый өләшкән асыл затлар һәм ирләр дә бар.
Быел бәйгегә барлыгы 44 районнан 320 гариза кабул иткәннәр. Бары тик Лаеш районыннан катнашырга теләк белдерүчеләр табылмаган. Яңалыклардан: беренче мәртәбә «Аерым тану» («Особое признание») номинациясе кертелгән, анда барлыгы 36 номинантны билгеләп үттеләр. Алар арасында авыл һәм шәһәр халкын берләштереп, СВОга ярдәм иткән волонтерлар, улларын һәм ирләрен көтүче сабыр хатын-кызлар да бар.
Һәркайсы үзенчә тырыша. Балтач районында яшәүче пешекче Алсу Шәфигуллина үз командасына 100 дән артык кешене җыйган. Түбән Кама шәһәренең Сухарево авылында «Аленушка» балалар бакчасы мөдире Алена Фролова, волонтерлар хәрәкәте булдырып, солдатларга ярдәм итә. Бөгелмәдән Маргарита Кутлизаманова оештырган «Солдатларга җылы» оешмасы 2798 пар оекбаш, шулай ук бияләй, балаклава, свитерлар бәйләгән. Бу эштән берәү дә читтә калмый.
Җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Ул 8 Март бәйрәме алдыннан республиканың барлык ир-атлары исеменнән соклану һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Хатын-кыз – хатын, хатын-кыз – әни, хатын-кыз – әби, гаиләдә төп роль әлбәттә, хатын-кызларда. Татарлар гаиләләрендә шулай. Русларда да шулай дип уйлыйм. Чөнки ире, гаиләсе, балалары, оныклары турында кайгырту хатын-кыз җилкәсенә төшә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
«Хатын-кыз – ана» номинациясендә җиңүчеләр арасында Азнакайдан 14 бала анасы Фирдания Мөҗипова, Баулыдан һәм Бөгелмәдән 6 шар бала тәрбияләүче Ирина Золотарева һәм Наталья Максимова-Абдуллаева, Казаннан 10 бала анасы Рабига Гарипова, Чаллыдан 6 бала үстерүче Жанна Рыжова бар.
– Хатын-кыз бәхете – балаларда. Бала күп булган саен, аналар яшәрә генә, картаймый. Шуның өчен бала табудан курыкмагыз. Билгеле, сөенече дә, борчуы да күп. Әмма шатлыгы күбрәк. Аена бишәр туган көн уздырабыз, – ди Азнакай районының Бүләк авылыннан килгән 67 яшьлек Фирдания Мөҗипова. – Гомер буе авылда эшләдем. Ат көтмәдем дә дуңгыз карамадым – калган барысын да башкардым.
– Бу балаларның барысы да сезнекеме? – дип сорадык аннан. «Аныкы, минеке, безнеке һәм аларныкы. Өчесе тапкан, калганнары баккан. Иң олысына – 48, төпчегенә 16 яшь, – ди җор телле Фирдания апа. – Тәрбиягә алганым да бар. Иптәш кызым 27 яшендә юл фаҗигасендә һәлак булгач, аның биш баласын үземә алдым. Иң олысына – 7, кечкенәсенә 1 яшь тә 2 ай иде. Дустым белән бер партада утырдык. Ул үлгән чакта мин бер балам белән Казаннан кайткан идем. Балалары, көрәк тотып, зиратка әниләрен казып алырга барган. Балаларын бик кызгандым. Шуннан әтиләренә кияүгә чыктым. Ул чакта миңа 28 яшь иде. Уртак ике балабыз булды, аннан 6 баланы ятимнәр йортыннан алдык. Барысы да «әни» диләр. Настям татар теле бәйгесендә лауреат булды. Җиде киленем, 18 оныгым бар, шөкер.
«Минем язмыш – минем һөнәр» номинациясендә җиңүчеләр белән дә аралаштык. Шуларның берсе – Саба районында 26 ел сыер савучы булып эшләүче Раушания Сабирҗанова. Бәйгедә катнашырга җитәкчесе тәкъдим иткән. «Үземдә көч таптым да җиңдем», – ди.
– Сәрдә авылында яшибез. Вахта белән егерме чакрым ераклыктагы фермага барып эшлим. Ирем – мал табибы. Иртәнге сәгать 3 тә үк аяк өстендә мин. Клуб мөдире булырга укысам да, белгечлегем буенча бер көн дә эшләмәдем. Күпбалалы гаиләдә үстем. Әти-әнигә ярдәм булыр дип, ферманы сайладым, –ди Раушания ханым. – Элекке белән чагыштырганда, фермада эшләү хәзер күпкә җиңел дип әйтмәс идем. Иртән йокыдан уяну үзе ни тора. Бишебезгә 800 сыер савабыз. Өйдә дә эш бетми. Мал-туар, каз, чебешләрен дә асрыйбыз. Шул ук вакытта матурлык турында да онытмыйм. Үземне карап, тырнакларны буяп, кашларны ясатып торам. Ирем гел шундый матур бул, ди. Хатын-кыз бигрәк тә өйдә гүзәл булырга тиеш дип саныйм.
Зәй районының Аксар авылы хат ташучысы Флюра Гыйниятова да әлеге номинациядә җиңү яулаган. 300 гә якын йорты булган авылда 30 еллап хат ташучы булып эшли ул. Бу хезмәт бер дә туйдырмый, ди. Ире Фәнис белән өч бала тәрбияләгәннәр.
– Конкурста катнашырга тәкъдим иткәч, башта куркып калдым. Әмма үземне югалып кала торганнардан санамыйм. Бәйрәмнәр алып барам, җырлыйм, шигырьләр язам, заказга чәкчәк, пәхләвә пешерәм. Һөнәрләрем шактый. Шуңа күрә тәвәккәлләргә булдым, – дип елмая Флюра Гыйниятова.
Хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә үз көчен сыный әлеге бәйгедә. Әнә Арча районыннан килгән Илнур Яруллин «Игелекле йөрәк» номинациясендә җиңгән. Аның махсус хәрби операциягә ярдәм итүен күпләребез ишетеп беләдер.
– СВОга ай саен йөрим. Гуманитар йөк алып барам. Күбрәк хәбәрсез югалганнарны эзлим. Күбесен табабыз. Туганнары белән элемтәдә торам. Гаиләдә хатыным аңлый. Үзенең дә барганы бар. Студент улым да бу эштән читтә калмый. Иртәгә тагын кузгалабыз. Экспонатлар да күп җыелды. Арчада СВОга багышланган музей ясарга телим, – диде олы йөрәкле волонтер.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat