Җиргә төшү. Җир һәм милеккә бәйле соңгы яңалыклар турында

Татарстанда 370 меңгә якын теркәлмәгән милек объекты бар. Бу елның 1 мартыннан үз көченә кергән закон нигезендә, төзелеп беткән йортны исәпкә кую мәҗбүри. Хәзер чикләре билгеләнмәгән җир кишәрлеген дә сатып булмаячак. Ә ташландык бакча хуҗаларына өч ел вакыт бирделәр. Җир һәм милеккә бәйле соңгы яңалыкларны Хөкүмәт йортында узган брифингта аңлаттылар.

Авылның ямен алып торучы ташландык йорт, бакчаларны бетермәкчеләр. 1 марттан үз көченә кергән закон нигезендә, милек хуҗалары җир кишәрлекләрен өч ел эчендә кулланырга яраклы хәлгә китерергә тиеш.

– Сүз торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә урнашкан һәм өч ел буе тик яткан, ягъни үзләштерелмәгән җир кишәрлекләре турында бара. Әгәр җир 2025 елның 1 мартына кадәр сатып алынган булса, исәп әнә шул көннән башланачак, соңрак алынса, килешү төзегән көннән өч ел саныйсы, – дип сөйләде Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова. – Бу, иң беренче чиратта, соңгы өч елда җирне үзләштерүгә бәйле бернинди дә эш башкарылмаган, чүп үлән һәм бакча эшләренә кагылышы булмаган чүп-чар баскан җир кишәрлекләренә кагыла. Дистә еллар буе хуҗасы аяк басмаган иске йорт-җирләр дә бар бит. Ташландык бакчалардан күршеләр еш зарлана, анда балалар һәм яшьләр ияләшергә дә мөмкин.

Лилия Борһанова әйтүенчә, сүз ташландык җирләрне тартып алу яки җавапсыз хуҗаларны штрафлар белән куркыту турында бармый. «Киресенчә, закон «җир кишәрлеген үзләштерү» төшенчәсенә аңлатма кертә. Моннан ары, милек хуҗасына бакчаны алга таба файдаланырга яраклы хәлгә китерү, ягъни киләчәктә анда йорт салу яки яшелчә-җиләк җимеш утырту өчен өч ел вакыт биреләчәк. Ә бу арада аны беркем дә җавапка тарта алмаячак, – ди җитәкче урынбасары. – Максатчан рәвештә файдаланылмаган җирләрне тартып алу Гражданлык кодексы нигезендә болай да каралган».

Хәзер Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) җир кишәрлеге чикләренең кайдан узуы турында мәгълүмат булмаган очракта, мондый җир кишәрлекләре буенча килешүләр теркәлмәячәк. Шулай ук әлеге кишәрлектә урнашкан бина, корылма яки төзелеп бетмәгән корылмага хокукны да рәсмиләштереп булмаячак. Брифингта билгеләп үтүләренчә, яңа нигезләмәләр җир кишәрлеге категориясе һәм аны файдалануның рөхсәт ителгән төренә карамастан, һәркемгә бер үк дәрәҗәдә кагылачак.

Төзелеп беткән йортны да тиз арада теркәтергә кирәк булачак. Марттан әнә шундый эчтәлектәге закон үз көченә керде. «Моңа кадәр бина һәм корылмаларны кадастр исәбенә кую һәм аңа милек хокукын теркәү мәҗбүри түгел иде. Бу милек хуҗасы язган гариза нигезендә генә эшләнде. Моннан ары «төзедең – теркәт» тәртибе гамәлгә керәчәк. Аның нигезендә яңа бина һәм корылмаларны рәсмиләштергәннән соң гына файдаланырга мөмкин булачак», – ди Лилия Борһанова. Шулай ук 1 марттан подряд килешүе нигезендә йорт төзегәндә, ике як та риза булса, эскроу счетлар да гамәлгә керде. Ягъни эшне башкаручы аерым бер счетта саклана торган акчаны төзелеш тәмамланганнан соң гына алачак.

Фикер

Азат КАДЫЙРОВ, Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры:

– Татарстанда теркәлмәгән җир кишәрлекләре юк диярлек. Бу уңайдан, авыл хуҗалыгы җирләрен аерып әйтәсем килә. Чөнки алар илебезнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итә. Республикада авыл хуҗалыгы җирләре 4,6 миллион гектар мәйданны били. Районнарга бүлеп карасак, максатчан файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләре Лаеш, Питрәч, Яшел Үзән, Мамадыш һәм Әлмәт районнарында күбрәк. Соңгы өч елда шундый 5 җир кишәрлеге тартып алынды.

Инфографика

Татарстанда 4,4 миллионнан артык милек объекты бар, шуның 368,3 меңе теркәлмәгән.

– 180 меңгә якын җир кишәрлеге

– 109,3 мең бүлмә

– 62,7 мең бина

– 7,3 мең корылма

– 485 төзелеп бетмәгән объект

– 8,5 мең машина кую урыны

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү