Чаллыда икенчел торак 2025 елның февралендә Казандагыдан күбрәк кыйммәтләнгән

2025 елның февралендә Чаллыда икенчел торакның квадрат метры 2,5 процентка артып, 116 мең сумга җиткән. Чагыштыру өчен: Казанда шул ук чорда ул 1,5 процентка кыйммәтләнгән, хәзер биредә торакның бер квадрат метры 178,4 мең сум тора, диелә «Мир квартир» порталы аналитикасында. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Тармак экспертлары мәгълүматлары буенча, февраль аенда торакның бер квадрат метры 57 шәһәрдә кыйммәтләнгән, 11 калада арзанайган, икесендә үзгәрмәгән.

Бәяләр, нигездә, Волжск (+4,3 процент), Курск (+4,3 процент), Пермь (+4,1 процент), Киров (+3,7 процент) һәм Чаллы (+2,5 процент) шәһәрләрендә арткан, ә Краснодар (-2,5 процент), Калуга (-1,2 процент), Махачкала (-1 процент), Владивосток (-1 процент) һәм Мурманскида (-0,8 процент) арзанайган.

Мәскәү һәм Санкт-Петербургта бәяләр үсеше сизелерлек булмаган (+0,1 процентка — 353,8 мең һәм 209,4 мең сумга кадәр). Мәскәү өлкәсендә исә бер квадрат метр — 0,5 процентка (154,9 мең сумга кадәр), ә Ленинград өлкәсендә 0,6 процентка (116,1 мең сумга кадәр) арткан.

Тулаем алганда, Россия буенча икенчел торакның бер квадрат метры 0,7 процентка, ягъни 119,1 мең сумга кадәр кыйммәтләнгән.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү