Яз сулышын тоясызмы? Укучыларыбыз белән аралаштык

Кара каргалар җылы яклардан кайткан инде. Кемдер сыерчык ояларын барлый. Түбәләрдән тамчы тама. Табигать уяна, авылда язгы мәшәкатьләр башлана…  Ә сез ни хәлләрдә яшәп ятасыз?

Халидә Кашапова (Спас районының Урта Йорткүл авылы):

– Моңа кадәр йорт казлары тоткан идек. Былтыр йомырка салдылар, тик бәбкәләре нибары дүртәү генә чыкты. Шуңа күрә быел казларны бетердек. Ә менә чебешләр чыгарачакбыз. Узган ел инкубатор сатып алган идек. Апрельдә Казанга йомыркаларга заказ бирәсе булыр. Былтыр 60 чебеш үстердек, быел да шул чама салырбыз дип торабыз. Төрле токымлыларын үстерергә яратабыз. Ишегалдын ямьләндереп тора алар. Бройлерларга кукуруз, арпа, бодай алдык. Азык бар, Аллага шөкер. Борыч утыртырга җыенам. Аннан помидорга вакыт җитәр. Гөлләр чәчәк ата. Яз сулышын тоябыз инде.

Рамил Вилданов, агач эше остасы (Арча):

– Авылда көннәр матур, җылы җилләр исә. Сыерчык ояларына әле заказ юк. Әмма хәзер эш башланыр инде. Узган сезонда 50 не ясаган идем. Гадәттә, июньгә кадәр сораучылар да була. «Сыерчыклар кайтып бетте бит инде», –дисәм дә, күңелдә теләк калды, ясатырга кирәк, диләр. Ел саен ояларга ниндидер үзенчәлек кертергә яратам. Әле менә шул хакта уйлап йөрим. Сыерчыклар да матур, зәвыклы «йорт»ларда яшәсен, дим. Бәясе – 500 сумнан 5 мең сумга кадәр. Беркөнне Арчада сәүдә үзәгенә кергән идем. Анда инде сыерчык оялары сатуга чыккан. Иң гадие – 750 сум.

 Әкълимә Мәһдиева, клуб мөдире (Теләче районының Караширмә авылы):

– Әниләр көненә әзерләнәбез. Чарадан кергән акчаны махсус хәрби операциядәге егетләргә җибәрергә дип торабыз. Солдатларга ипиләр киптердек, чәйләр әзерләдек, челтәр үрәбез.

Клубыбыз иртәдән кичкә кадәр гөрләп тора. Авылдашлар «Оста куллар» берләшмәсенә яратып йөри. Җиңүнең 80 еллыгына бергәләп күргәзмә булдырдык. Безнең җирлектә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә, җыры кала» әсәре буенча кино төшерелде. Караширмә халкы да бик актив катнашты. Тиздән «Нәүрүз» бәйрәме җитә. Аңа әзерләнәбез. Авылда яшәүчеләр ифтарлар үткәрә. Март ахырында клубта бергәләп уздырырга җыенабыз. Яшьләрбез бик дини.

Өйдә дә эш бетми. Парникка кар керттек. Шулай иткәч, утыртканда туфрагы бик әйбәт була. Помидор, борыч утырттым. 22 төп петуния чәчкән идем, сигезе генә тишелеп чыккан. Орлыкның төрлесе була шул.

Ләйлә Гарәпшина (Балтач районының Кариле авылы):

– Безнең авылда бик матур гадәт бар. Ураза вакытында берничә гаилә җыелышып, мәчеттә ифтар мәҗлесе үткәрә. Ай буе шулай дәвам итә. Үзем хастаханәдә эшлим. Буш вакытларымда төрле мәҗлесләргә табыннар әзерләшәм. Коймак, бәлеш, гөбәдияләргә заказ биреп торалар. Язгы эшләргә тотынырга иртәрәк әле. Тәрәз төбендә үсентеләр үстермим, сатып кына алабыз. Барысына өлгереп тә булмый.

Әлфия Шәйхиева (Теләче):

– Яз килгәне сизелә башлады. Үз хуҗалыгыбыз белән яшәгәч, аеруча тиз килгән кебек әле ул. Сыерлар асрыйбыз. Менә алар бозаулый башлады. Үзе бер күңелле. Баздан бәрәңгеләрне чыгарырга иртәрәк әле. Быел кар бик аз. Базга алай су төшкәне юк иде, әмма яз барыбер үзенекен итәр дип, ел саен бәрәңгеләрне печәнлеккә менгерәбез. Теплицага кар тутырдык. Ни дисәң дә, кар суы җир өчен бик файдалы. Яз җитүен аеруча гөлләр сизә. Җәйдән урамда үскән яраннарны алып кереп куйган идем, шулар матур гына үсентеләр чыгара. Борыч, помидор чәчтек. Тишелеп киләләр. Бераз көннәр җылыткач, чебиләр дә аласы булыр дип торабыз. Шулай көндәлек мәшәкатьләр белән яшәп ятыш.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү