Сугыш ветеранының кызы: «Әти картаерга ашыкмый әле»

Аны күргәч, бер гасыр гомер кичергән димәссең! Әле дә егетләрчә җитез, тик тормас ул. Август аенда 100 яшен тутырачак Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Шәрәфетдинов Мамадыш районының Хафизовка авылында гомер кичерә. Тормышның ачысын-төчесен күрергә туры килсә дә, бер дә зарланмый. Сабырлыгы, кешелеклеге өчен Аллаһы Тәгалә аны озын гомер белән бүләкләгән.

Хәсән бабайны 1943 елның гыйнварында хәрби хезмәткә алалар. Өйрәнүләрдән соң Ханка күле буенда урнашкан кавалерия дивизиясенең атлы полкына эләгә. Монда ул 1945 елга кадәр хезмәт итә. 1945 елның июлендә Япония белән сугышта катнаша. Хәсән бабайга туган якларына 1948 елда гына әйләнеп кайтырга насыйп була.

– Ул елларда сугыш афәте кагылмаган бер генә гаилә дә калмады. Илебезгә авыр хәсрәт килгән чаклар… Әле дә ярый туган якларга исән-имин кайта алдым, – дип искә ала сугыш ветераны. – Кайткан елны өйләндем дә мин. Хатыным Рәйсә белән бер кыз, бер малай үстердек. Кызганыч, улыбыз Хөсәеннең гомере озын булмады… 2013 елда 90 яшен тутырып, Рәйсәм дә китеп барды.

Бүген Хәсән бабай кызы Роза белән яши. Аның үзенә дә 70 яшь инде. Бер ел элек ире кинәт кенә үлеп китә.

– Без ирем белән гомер буе Оренбург өлкәсендә яшәдек. 2013 елда әни авыргач, авылга күченеп кайттык. Әти белән әнинең бар терәге мин булдым. Энем армиядә чакта Кытай чигендә хезмәт итмәгән булса, ул да яшәр иде әле. Баржалары суга батып, шунда салкын тидерде ул. Кайтып, бер ел гына яшәп калды. Бөерләре эштән чыккан иде, – дип сөйли Роза ханым. – Әти белән әни бала хәсрәтен эш белән басты. Елашкан чаклары да булды. Әмма миңа бик сиздертмәделәр. Озак еллар әби һәм бабай да безнең белән яшәде. Әни бик сабыр кеше иде безнең. Каенанасы белән каенатасын тәрбияләп соңгы юлга озатты. Мин дә әтиемне кадерләп яшәтергә тырышам. Әле ярый ул бар, дип сөенәм. Балалар үсеп таралышты инде. Әти дә булмаса, бер ялгызым нишләр идем?

Хәсән бабайның үз акылында булуына, үз аякларында йөрүенә сокланмаган кеше юк. Бер дә ятып торуны белми икән. Урамга чыга, остаханәсендә гел нидер эшли.

–  Үземне хәтерләгәннән бирле әти белән әни гел эштә иделәр. Әти әле дә хәрәкәттә. Гомеренә бер тапкыр да тәмәке тартканы булмады. Күзләре дә күрә: телевизор карый, газеталар укый. Барыбызны да таный, исемләп белә. Авырыйм, дип тә зарланганы булмады. Күңеле һаман яшь аның! Картаерга бер дә ашыкмый. Әти ягыннан да, әни ягыннан да әби-бабайлар озын гомерле иде. Әтинең әнисе – 97 дә, әтисе 92 гә җитеп үлде.

Хәсән бабайны авылда да, районда да бик хөрмәт итәләр. Үзенең дә шуңа күңеле була, кызы да әтисен кадерләп йөрткәннәренә сөенә.

– Ирем исән чакта бер ел да калмыйча район үзәгенә Җиңү парадына йөрттек. Узган ел авыл җирлеге башлыгы үзе алып барды. Әти ул бәйрәмнәрдән бөтенләй яшәреп кайта. Кешеләр белән аралашу да ошый аңа. Хөрмәтләгәннәрен белеп шатлана, горурлана. Елдан-ел сугыш ветераннарының сафлары да кими бит инде. Районда алар өчәү генә хәзер, – ди Роза ханым.

Күптән түгел Хәсән Шәрәфетдинов «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале белән бүләкләнде.

– Шулай ук «Мамадышның мактаулы гражданины» исемен дә биргәннәр. Шуңа бик шатланып кайтты инде, – ди ветеранның кызы. – Хәзер менә әтинең 100 яшьлек юбилеен көтәбез. Җәй көне кунакка килегез!

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү