Симерүдән интегүчеләргә спорт залына ташламалар бирергә тәкъдим иткәннәр

Симерүдән интегүчеләргә спорт залына абонемент сатып алу өчен ташламалар бирергә кирәк. Дәүләт Думасының Спорт комитеты рәисе урынбасары Әмир Хәмитов шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

“Симерү – чорыбызның иң мөһим сынауларыннан берсе. Дөрес тукланмау һәм утырып эшләү аркасында елдан-ел күбрәк кеше шуннан интегә… Мин мондыйларга спорт залына абонемент сатып алу өчен ташлама бирергә тәкъдим итәм”. – дигән депутат.

Аның әйтүенчә, физик күнегүләр артык авырлыктан котылуның нәтиҗәле ысулларыннан берсе булып тора. Ләкин күпләр, абонементның кыйммәт булуы сәбәпле, спорт залына йөрү мөмкинлегеннән мәхрүм.
Хәмитов сүзләренә караганда, аның тәкъдиме хупланган очракта, теге яки бу кеше үз поликлиникасыннан белешмә алып, спорт залында ташламалы бәядән абонемент сатып алачак. Депутат фикеренчә, ташлама күләме, симерү дәрәҗәсенә бәйле рәвештә, төрлечә булырга һәм аны оешма билгеләргә мөмкин.
Моңа кадәр Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сөйләп үткәнчә, Россиядә яшәүчеләрнең дүрттән бер өлеше симерүдән интегә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү