Скотт яхшы романнар язмасын, яки Тариф сугышлары нәрсәгә китерә?

Дөньякүләм вакыйгалар үсеше аларны күзәтеп барган һәркемдә тирән борчылу тудыра. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Җир шарында бер тапкыр да хәзерге кебек киеренкелек булганы юк иде. Трампның Зеленский белән Овал кабинеттагы талашын искә төшерик. «Син миллионнар язмышы белән уйныйсың һәм Өченче Бөтендөнья сугышы башланып китү куркынычы алдына куясың», – диде ул Киевтан килгән коллегасына.

Болай зур сугыш куркынычы үсүе Зеленскийдан тормый торуын. Легитимлыгы шикле булган Украина Президенты бу уенда бер пешка гына. Вакыйгалар объектив рәвештә зур сугышка таба илтә һәм газета хәбәрчесе ул сугышның төп контурларын чамалый. Миңа еш кына: «Украина белән сугыш кайчан тәмамлана?» – дигән сорау бирәләр. «Махсус хәрби операция – алдагы зур сугышларның башы гына», – дигән җавап әйткәч, үземә таба нәфрәтле карашлар тоям. Әйтерсең, ул сугышларны бу юлларның авторы әзерли. Белсәләр иде, авторның алда торган шомлы көннәрне уйлагач, йөрәге ничек авыртканын. Әмма тарих тәгәрмәче объектив рәвештә канлы бәрелешләргә таба әйләнә. Без берни дә эшли алмыйбыз. Иман әһелләре Аллаһтан ярдәм сорап дога гына кыла ала.

Без декабрь аенда язган фаразыбыздан кире кайтмыйбыз: СВО озакламый паузага куелыр. Бу юллар чәршәмбе иртәсендә языла, Америкада сишәмбе төгәлләнеп кенә килә. Сишәмбе кичендә Трамп (безнеңчә чәршәмбедәге иртәнге сәгать биштә) Конгресста чыгышын башлады. Бер көн алдан үзенең социаль челтәрендә баш хәрефләр белән: «Иртәгә кичен грандиоз нәрсә булачак», – дип язып куйды. «Бөтен дөньяда тынычлык планы»н игълан итәчәген дә әйтергә онытмады. Мондый анонс кызыксыну уятмый калмый, билгеле. Шуңа күрә Трампның Ак йорттан чыгып, Капитолийга юнәлгәненнән башлап онлайн режимда күзәтеп барырга тырыштым.

Fox News та: «Трамп һәм аның командасы язмышларны хәл итә торган чыгышка әзерләнде», – дигән хәбәр тараткан иде. Трамп нотыгында без – россиялеләр өчен әһәмиятле булган хәбәр булды: ул Зеленскийдан хат алган, Киев файдалы казылмалар турында килешүне имзаларга әзер. Шуңа өстәп Россиянең дә тынычлыкка әзер булуы игълан ителде. Димәк, килешү көтелә. Без фаразлаган СВОның паузасы менә шул инде. Ни өчен пауза гына дигән сорауга җавапны яңалыклар белән таныш һәркем үзе бирә ала. Европа – Россия каршылыгы үзенең югары ноктасына җитеп килә. Өлкән континент ашкынып кораллану юлына басты. Анда хәрби заводларның акцияләре котырган темплар белән үсә. Европа икътисады исә әйләнеп каплану дәрәҗәсенә якыная. «Барлык Европа илләре дә, – дип яза Россия аналитиклары, – эчке тулай продуктның 400–500 проценты күләмендә тәэмин ителмәгән пенсия бурычларына ия. Түбәнәеп бара торган демография белән берлектә бу – катастрофа рецепты». Моңа шатланырга кирәкми, чөнки державалар андый катастрофалардан һәрвакыт сугыш башлап чыга.

Трампның Конгресстагы чыгышына әйләнеп кайтыйк. Нотыгын гел пафоска гына коруга карамастан, Америкада эшләр шәп түгел. Яңа Президентның рейтингы төшә. Икътисад аксак казны хәтерләтә. Вазгыятьне төзәтү өчен, лидер тышкы сәүдәгә котырган пошлиналар кертү юлын сайлады. Әмма җавап пошлиналары үзләрен озак көттерми. Канаданың Онтарио провинциясе Премьер-министры Даг Форд: «Алар Онтарионы юк итәргә теләсә, мин елмайган хәлдә аларга каршы барысын да эшләрмен, шул исәптән энергиядән дә өзәрмен», – дип янады. Сугышмы бу? Чып-чын сугыш алды халәте. Трамп та бирешергә җыенмый. Канада җавап тарифлары кертсә, АКШның тарифларны нәкъ шул күләмдә янә өстәячәге белән яный. Эш шуңа барып җитте: Канаданың Премьер-министры постына төп кандидат Христя Фриланд, британнар үз атом-төш коралы белән илне Трамптан якларлар, дип өметләнә. Канада өчен Трамп тарифлары җимергеч тәэсир ясарга охшаган. Дөрес, Ак йортның яңа хуҗасы ул көрәшне туктатып торыр дигән өмет бар.

Кытай белән сәүдә сугышы янкилар файдасына булмас кебек. Чиннар инде АКШтан алына торган авыл хуҗалыгы продукциясенә 10–15 процентлык пошлина игълан итеп өлгерде. Бу Америка товарлары Күк асты иленә барудан туктый дигәнне аңлата, чөнки ризыкны башка базарлардан алу отышлырак булачак. Ә менә Кытайның АКШка экспорты – алыштыргысыз экспорт. Димәк, бәя күтәрелү американнар кесәсенә сугачак. Пекин вазгыятьтән юаньны очсызландырып та чыга ала, үз товарының бер өлешен башка базарларда да сату мөмкинлегенә дә ия. Юаньның очсызлануы Россиягә дә сугачак, чөнки запаслары юаньнарда саклана. Кытай товарлары Америкага Россия нефте Европага барган кебек бара ала. Әйтик, Вьетнам арзанга ала да янкиларга кыйммәткәрәк сата. Вьетнамга пошлина кертелмәде бит. Кытай АКШтан бүрәнә һәм такта сатып алуны бөтенләй туктатты, мәсәлән, материалларда корткыч бөҗәкләр бар, дигән сылтау уйлап таптылар. Кем оттырды? АКШ.

Трамп алдан язылган көйгә җырламый, импровизацияли. Шуңа күрә җыры ертык чыга. Чарасыздан шулай эшли. Бөтен гаепне Байденга аударып озак барып булмый, нәрсәдер эшләргә кирәк.

Вальтер Скотт дигән шотланд язучысы, уңышлы гына шигырьләр язып килгән җирдән туктап, 42 яшендә тарихи романнар яза башлый. Романнары шулкадәр уңышлы чыга: укучылар аны ябырылып укый. Моңа эче пошкан икенче бер язучы Джейн Остин: «Скотт романнар язарга тиеш түгел, аеруча яхшыларны. Бу – гаделсезлек. Шагыйрь буларак, ул дан һәм акчага ия булды бит инде. Башка авторлар авызындагы ипине тартып алмасын», – дигән сүзләр әйтә. Трампның сәүдә сугышлары башлавы Джейн Остин мантыйгын хәтерләтә: башка илләр арзанлы һәм яхшы товар экспортлап, американнарны акчасыз итмәсен. Бу хәлләрдән көләр идек, көлеп булмый, чөнки тариф сугышлары безне бөтендөнья һәлакәтенә якынайта. Федераль газеталарның берсе әнә: «Торговый шок вызвал падение нефтяных цен», – дип яза. Бу Россия бюджетына зыянлы. Әмма шулай гына булып калса иде. Трамп астыртын рәвештә Россияне Европа белән сугышка этәрә түгелме? Якын Көнчыгышта зур фронт сызыгы сызарга җыена. Болар барысы да – киләчәк эшләре.

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү