Татарстанда бер хатын-кыз,тәрәзәдән шәраб шешәсе ыргытып,100 мең сум чамасы зыян салган

Чаллы суды шәһәрдә яшәүче бер хатын-кыздан автомобильгә зыян салган өчен 100 мең сум чамасы түләтәчәк. Бу хакта “Татар-информ” судның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Хатын-кыз узган елның 11 апрелендә 64/07 номерлы йорт балконы тәрәзәсеннән шәраб шешәсе ыргыткан. Шешә йорт янындагы Kia Rio машинасына тигән. Автомобильне ремонтлау 85 880 сумга төшкән.

Шулай итеп, шешә ыргытучы хатын-кыз, суд карары нигезендә, машина хуҗасына ремонт бәясен, шулай ук экспертиза өчен – 1500 сум, дәүләт пошлинасы өчен – 4 мең сум һәм юрист ярдәме өчен – 5 мең сумлык чыгымнарын капларга тиеш. Моннан тыш аңа 622 сум 28 тиен күләмендә почта хезмәтләре өчен дә түләргә туры киләчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү