Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә балалар бакчасы төзи башлаячаклар. Генераль подряд оешмасы белән бу җәһәттән дәүләт контрактына кул куелган.
Проект буенча, 260 урынга исәпләнгән ( гомуми мәйданы – 3 мең кв.м) ике катлы бина булачак бу. Биредә физкультура һәм музыка заллары, балалар төркемнәре өчен бүлмәләр, медицина, процедуралар бүлмәләре, ашханә, кер юу бүлмәсе каралган.
Октябрьский бистәсендә әлеге мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе “Гаилә” илкүләм проектына керүче “Гаиләгә ярдәм итү” федераль программасы кысасында төзелә.
Исегезгә төшерәбез: “Гаилә” илкүләм проекты яшьләргә, күпбалалы гаиләләргә ярдәм итүгә, гаилә кыйммәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Илкүләм проектның максаты – балалы, шул исәптән күпбалалы гаиләләр санын арттыру. Моның өчен дәүләт комплекслы ярдәм системасын үстерүне дәвам итәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat