Ерак арага йөри торган поезд билетларына балалар өчен ташлама кертелә

Россиядә 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга дәүләт эчендәге рейсларда ерак арага йөри торган поездларга ташлама керттеләр. Аның күләме олылар өчен билгеләнгән тарифның 50 процентын тәшкил итә, диелгән Россия Хөкүмәте карарында.

«10 яшьтән 18 яшькә кадәрге пассажирлар өчен ерак араларга йөрүче поездларда дәүләт эчендәге рейсларда гомуми файдаланудагы тимер юл транспортында өлкән пассажирны йөртү тарифларына карата ташламалы 0,5 коэффициентын билгеләргә», – диелгән карарда.

Ташлама шулай ук плацкарт, гомуми, шулай ук 2нче һәм 3нче класслы вагоннар өчен гамәлдә, тик  тиз йөрешле поездлардагы билетларга кагылмый, диелгән документта.

Исегезгә төшереп үтәбез: Татарстанда Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү