Казанда эш таба алмаган журналист Илнур Фәйзрахманов кабат Донбасска киткән

Журналист Илнур Фәйзрахмановның Донецкида төзелештә эшләргә китүе турында язган идек. Улының туган көненә кайтканнан соң, Казанда калу нияте барлыгын да әйткән иде.  Тик эш таба алмаганлыктан кабат китәргә булган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.

Мин ничек әздән генә Казанда калмадым… Фирма 3 мартка Донбасска китәргә билет алды. Чемодан тутырылды. Киемнәр, кәстрүл, чәйнек, иң мөһиме – Кытай вермишеле белән ноутбук салынды. Юлда үткәрәчәк 2 тәүлек дәвамында ашарга ризык төйнәлде. Мин әзер!

Дүшәмбе 11дә поезд. Шимбә көнне шалтырату. Дүшәмбе иртәнге 8гә Казанда эш буенча әңгәмә билгеләделәр. Вакыт буенча әңгәмәгә барып кайтырга да, килеп чыкмаса, поездга да өлгерәм үзе… Юк! Элек эшләгән өлкәгә чакыру түгел. Минем өчен яңа юнәлеш иде бу. Шартлары Донецкидагыча диярлек.

Шуңа да сайлау алдында калдым: яки, ерак булса да, моңа кадәр эшләгән, үтәлмәгән вәгъдәләре белән бераз гайрәтне чигерсәләр дә, минем килүне көткән эш урынына китәм, яки Казанда бөтенләй таныш булмаган эшкә тотынасы, үзеңне яңа коллективта күрсәтәсе.

Дөрес, икенчесендә иң зур стимул – монда син якыннарың янында. Бардым. Кердем. «Производство» башлыгы булган, минем комплекциядәге ханым, бусаганы атлауга, «не подходите» димәсенме… «Шурик маҗаралары»ндагы иптәш Саахов, урланган кәләше янына кереп, ризык тулы подносны башына каплап чыгаргач, әйтә бит әле: «Обидно, клянусь! Обидно, ну! Ничего не сделал, да. Только вошел!». Мин дә шулай гаҗәпләнеп калдым. Баксаң, станок янында гына түгел, аның өстенә менеп басып та эшлисе икән. Ябык кеше кирәк булып чыга. Аннан минем комплекция арматура белән эшләгәндә куркыныч тудыра икән…

Бәладән башаяк… Шулай итеп, металл конструкцияләр ясау эшенә тотыну насыйп булмады. Әлегә…
Донецкига беренче киткәндә 170 кг булып, хәзер 130 кг га калуымны исәпкә алсаң, тагын 3-4 айдан, 35-40 кг га кимегәч, барам әле мин ул заводка… Менә анда алмый карасыннар…

Китәргә булдым… Минем ничәнчедер буын бабай тәгаен күчмә тормыш алып баргандыр. Атына атланып, күкрәгенә җиләс һавасын тутырып, урман-далаларны иңләгәндер… Хәер, Котдус бабайның да гомере юлларда узды. Әти дә аннан калышмады… Мин генә искәрмә булмамдыр инде ул…

Ходай кешене юлдан яздырмый, ә адәм баласына юл йөрү мөмкинлеген язадыр. Ул юлны ничек узуыңа карап, нәтиҗә килеп чыгадыр… Кыскасы, никадәр якын булса да, Казанда күңел яткан эш таба алмадым мин… Ә Донбасста бастырылып эшләрлек эше бар. Кайберәүләр «дно» дисә дә, ул «дно»да кешеләре кешелеклерәк аның. Анда барысы да турыдан. Уйлаганыңны әйтәсең, әйтәләр… Аңламасалар, йодрык ярдәмгә…

Анда үз белгечлегең буенча булса да, тәҗрибә сорап йөдәтмиләр. Арттан чыш-пыш калучылар юк, мәкер саклап йөреш юк, ул кешеләрдән ни көтәргә икәнен беләсең… Бүген мин анда, миңа Донбасс кирәгрәк…
Алда – 2 тәүлеклек юл. Ноутбукны чемоданның өске өлешенә генә куйдым. Язып барырга исәп… Язылганнарны төзәтергә… Хәер, күршеләре нинди кеше була инде, – ди Илнур Фәйрахманов.

***

– Үпкәгә утырган гипс, цемент тузаныдай якын булган объект!!!
Яңа уку елыннан биредә курсантлар яшиячәк. Белем алачак. Спорт залына йөриячәк. Монда мин килгәнче кемнәр генә эшләмәгән дә, мин барда кемнәр генә килеп китмәде инде.
Күңелле вакыйгалар да, забастовкалары да булды.
Эшләрне тәмамлап, тапшыру вазифасы безгә калды менә.
Без — Мариупольдән Рыбалко, Архангельсктан Великанов, Светлодарсктан Зарубо, Казаннан Фәйзрахманов.
Иртәнге планерка вакытында «слаботочниклар» бригадасыннан балкып Леня килеп күреште…
Аны әвәл отделочник вазифасына алган иделәр. Өйрәнчек итеп, миңа билгеләделәр. Эшкә атлыгып тора. Кулы да ята. Тырыш егет. Озак, әмма сыйфатлы эшли. Үзе Краснодардан. Мәскәү, Санкт Петербургта төзелештә эшләп, алданганнар. Эшләре өчен ярты ел тиешлесен ала алмыйлар. Инде Донбасска килгән. 23 яшь үзенә.
Һөнәре буенча программист икән.

— Программистларга бөтен җирдә сорау зур. Нигә тузанга батып азапланасың, дим.
— Тәҗрибә сорыйлар. Шуңа урнаша алмыйм, ди.
Берничә көн элек кенә «слаботочниклар» бригадиры, программистлар юк, дип зарланып торган иде. Шуны искә төшердем.
— Ташла шпателеңне. Әйдә киттек.
Леня гаҗәпләнсә дә, иярде. Серверлар кабинетына алып кереп, бригадиларына тапшырдым моны.
Үзем ялга кайтып киттем. Леняны ике атнага стажер итеп алдылар.
Бүген инде рәсми рәвештә шул бригадага урнашкан. Рәхмәт әйтә.

Урыс әйтмешли, чуйку и опыт не пропьешь… Бер генә булса да пүтле кешене күреп алып, аны үз стихиясенә кертеп җибәрүдә сәбәпче булганмын икән, димәк, монда килү, тәгаен, тикмәгә түгел инде…– дигән журналист.

Журналист Илнур Фәйзрахманов Донецкида төзелештә эшләве турында: «Өй ризыгы сагындыра»

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү