Узган елда республикада 2,3 мең кешедә глаукома чирен ачыклаганнар. Татарстанның атказанган табибы, Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш белгеч-офтальмологы Елена Жиденко шул хакта белдергән.
“Узган елгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда глаукома белән авыручы 36 мең кеше яши. 2,3 мең кешедә тәүге тапкыр глаукома ачыкланган”, – дип билгеләп үткән Елена Жиденко.
Табиб сүзләренә караганда, глаукомадан интегүчеләр саны арта. Моңа кадәр елына 1-1,5 мең кешедә әлеге хәтәр чир ачыкланган. Чирләүчеләр саны үсү гомер озынлыгы артуга бәйле.
Сүз уңаеннан, бүген бөтен дөньяда глаукомага каршы көрәшү көне билгеләп үтелә.
Сүз уңаеннан: Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» милли проекты гамәлгә ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat