Рөстәм Миңнеханов Кирилл Охоткин белән фикер алышты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) ректоры вазыйфаларын башкаручы Кирилл Охоткин белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Югары уку йортының фәнни-белем бирү программаларын гамәлгә ашыру, А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ имиджын ныгыту, башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Кирилл Охоткин очрашу барышында югары уку йортының «Өстенлек-2030» һәм «Алдынгы инженерлык мәктәпләре» проектларын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла торган эшләре турында сөйләде.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашты.

Белешмә өчен:

А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) ректоры вазыйфаларын башкаручы Кирилл Охоткинны 2025 елның 18 февралендә югары уку йортының мөгаллимнәр коллективына тәкъдим иттеләр.

Элегрәк Кирилл Охоткин Мәскәү физика-технология институтының космик программалар буенча директоры урынын биләгән.

Кирилл Охоткин 1999 елда «физика» белгечлеге буенча Себер аэрокосмос академиясен тәмамлаган. 2002 елда Себер дәүләт технология университеты аспирантурасына укырга керә.

Доцент, физика-математика фәннәре докторы. 39 фәнни басма һәм ЭВМ өчен программага бер патент авторы.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү