Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән очрашты: «Тынычлыктан башка байлык булмас»

Атнаның төп вакыйгасы – Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Республика җитәкчесе дәүләт башлыгын Татарстандагы вазгыять белән таныштырды. Владимир Путин, кабат безгә атап, мактау сүзләрен әйтте. Әлеге очрашу һәм аның нәтиҗәләренә бәйле фикерләрне тупладык.

Айрат ФӘРРАХОВ, Россия Дәүләт Думасы депутаты:

– Очрашуның төп нәтиҗәсе – Татарстанның бүгенге хакимиятенә һәм ул тоткан векторга ышаныч. Республика алга таба да ил өчен иң кирәкле позицияләрдә файдаланылачак. Бу – төбәк җитәкчесе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка шәхси ышаныч нәтиҗәсе. Татарстан бик күп юнәлешләр буенча терәк төбәк булып тора.

Рәсим БАКСИКОВ, Россия Герое, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:

– Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу барышында Татарстан Рәисе республиканың иң мөһим һәм әһәмиятле казанышларын ассызыклады. Ул махсус хәрби операция темасыннан башлады: СВО башланганнан бирле контракт төзү планы үтәлүгә дә кагылды, махсус операциягә ярдәм итүгә юнәлдерелгән акча турында да әйтте. Шул исәптән гуманитар ярдәм күрсәтү, шефлыкка алынган шәһәрләрне торгызу, социаль ярдәм чаралары һәм яңа төбәкләрдән килгән балалар белән эшләү турында да искә алды.

Ринат ФАЗЫЛОВ, «Халык фронты» Татарстан төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте координаторы:

– Рөстәм Нургали улы 15 ел Татарстанны җитәкли. Бу еллар дәвамында безнең республика социаль-икътисадый өлкәдә үзенең лидерлык позициясен ныгытты гына. Татарстанлылар фронтта батырларча көрәшә, ә предприятиеләр һәм волонтерлар берләшмәләре көн саен Россиянең махсус хәрби операциядә җиңүенә үз өлешен кертә. Татарстан башкаласы берничә тапкыр мөһим халыкара вакыйгалар, шул исәптән узган елның сентябрендә булган БРИКС саммитын уздыру урыны булды. Бу безнең төбәкнең тотрыклылыгын һәм икътисадый үсешкә ия булуын күрсәтә. Без барлык илкүләм проектлар буенча бөтен күрсәткечләрне үтибез.

Мөнир ГАФИЯТУЛЛИН, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары:

– Әлеге очрашуны тыңлаганда кичергән төп хис үз республикам өчен горурлык хисе булды. Безнең республика сәнәгать җитештерүе күләмен киметмәде генә түгел, арттырды да. Аграр секторда без хезмәт җитештерүчәнлеге күрсәткечләре һәм җитештерелә торган продукция күләме буенча бөтен Россия күләмендә беренче өчлеккә керәбез. Бу – әһәмиятле казаныш. Шуңа күрә безнең җитәкчебез Рөстәм Миңнеханов чыннан да булдыра, дип әйтәсе килә.

Ренат ВӘЛИУЛЛИН, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе:

– Бу очрашуны татарлар һәм Татарстанда яшәүчеләр бик уңай кабул итте. Владимир Владимировичның республиканың казанышлары турындагы сүзләре күңелгә май булып ятты. Татарстанда якынча 175 төрле милләт яши. Мин Рөстәм Миңнехановның, республиканың байлыгы шунда, дигән сүзләренә кушылам. Сиксән ел элек нәкъ менә безнең күпмилләтле дәүләтебез фашизмны җиңде. Бүген дә милли-мәдәни автономияләр СВО зонасындагы хәрбиләргә ярдәм күрсәтүне дәвам иттерә.

Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН, Татарстан мөфтие:

– Очрашуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйткән төп фикер – тынычлыктан башка байлык та булмас. Җитәкчелек хаклы: җәмәгатьчелек үзара таркалган булса, уңышка да, социаль-икътисадый үсешкә дә ирешеп булмый. Шуңа күрә Татарстан җәмгыятенең иң югары кыйммәте һәм республика ирешкән иң зур уңыш ул – милләтара һәм динара татулык, тынычлык дип саныйм. Бу – Татарстанда яшәүче барлык халыкларның мәдәниятләренә үз мисалында ихтирам күрсәткән республика хакимиятенең казанышы һәм зирәклеге.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү