Төньяк Атлантика циклоны Татарстанга җылы һава һәм явым-төшем алып килгән. Россия Гидрометеоүзәгенең март аена фаразына караганда, бу айда һава температурасы нормага якын яки аннан югарырак (норма – 3,3 градус), ә явым-төшем күләме буенча – нормага якын булачак.
КФУның метеорология кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев “Челнинские известия” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, язның беренче көннәрендә шактый ук җылы булачак. Мәсәлән, 3 мартта тәүлеклек уртача температура -3 градус чамасы тәшкил иткән (күпьеллык норма буенча -6,5 градус). Бу көнне минималь температура 1963 елда (-31,7 градус), ә максималь температура – 1995 елда (+3,9 градус) теркәлгән.
Иртәгә – 7 мартта 0…-3 градуска кадәр җылы һава көтелә. 8 мартта аз гына суыта: көндез 0…-6, төнлә -15 градуска кадәр. 9 мартта көндез +1 градус чамасы.
Метеоролог әйтүенчә, март башында тәүлеклек уртача температураның шактый ук зур булуы, Төньяк Атлантикадан үтеп кергән циклонга бәйле.
“Циклон болытлар хасил итә, ә алар төнлә температураның нык төшүенә комачаулый. Бу атнада көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 0дән югары булачак. Көндезге җылы һәм төнге сәгатьләрдә салкын һава бозлавык хасил итүгә китерәчәк”, – дип билгеләп үткән Тимур Әүһәдиев.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat