Сергей Шойгу Казанда Рөстәм Миңнеханов белән фикер алышты

Россия Иминлек советы секретаре Сергей Шойгу Казанда С.П.Горбунов исемендәге авиазаводта булды. Ул анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле киңәшмә уздырды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Республика җитәкчесеннән тыш, киңәшмәдә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия Саклану министрлыгы вәкилләре катнашты.

Алар очрашуда самолетлар җитештерүне модернизацияләү турында фикер алышты, диелә хәбәрдә.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү