Балтач чаңгычысы Россия чемпионы булды

Балтач кызы, чаңгычы Алия Исрафилова гыйнвар аенда үткән Татарстан беренчелегендә берничә алтын һәм көмеш медальләр яулаган иде.

Февраль аенда ул үзенең уңышларын федераль округ күләмендә кабатлый ала. Команда белән алтын, ике төрдә шәхси беренчелектә көмеш медальләр яулап, Россиянең спорт мастеры нормативын үти. Бу көннәрдә исә ул Россия беренчелегенә үтә торган чаңгы ярышларында катнаша. Инде җиңүләре дә бар. Классик стильдә команда белән алтын медальгә лаек булса, шәхси беренчелектә спринтның классик төрендә алтын медаль яулый.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү