Тапшырылган хат: «ВТ» хәбәрчесе укучыбызга әтисенең язмышын ачыкларга булышты

Кыз бала, хатын, әни. Гади генә булып тоелган бу сүзләргә күпме наз, җылылык, ә еш кына кырыс тормыш сынаулары да сыйган. Казанда яшәүче 84 яшьлек Бәширә апа Мәҗитова, үз башыннан кичергәннәрне искә төшергәч, бу көнгә кадәр килеп җитә алуына шөкер итә. Сугыш һәм аннан соңгы елларның ачлыгын да, ир хатыны булып, аның артыннан читкә чыгып китүнең авырлыгын да, иң кадерле кешеләрен югалту ачысын да кичергән ул. Шөкер, картлыгы бәхетле. Бәширә апаның тормыш китабының бер битен язарга без дә булыштык.

Төпчек кыз

Бәширә апа безнең редакциягә ике атна чамасы элек шалтыратты. «Әтием Бөек Ватан сугышына киткәндә, мин корсакта гына калганмын. Әни безне бик авырлык белән үстерде, гаиләдә – дүрт кыз, мин – төпчеге. Җәй көне җиләк җыеп тамак ялгаган чаклар әле дә хәтердә. Әтием – Зиннәтуллин Һидиятулла турында бернинди дә мәгълүмат белмибез. Ул сугыштан әйләнеп кайтмады. Үзем исән чакта әтием турында берәр хәбәр ишетәсем килә. Аны эзләп табарга ярдәм итегез», – дип мөрәҗәгать итте ул безгә.

Таптык. Дөресен әйткәндә, бик кыен булмады. Бәширә апаның гозерен Татарстан «Хәрби дан клубы»ның патриотик тәрбия һәм эзләнү эшләренә ярдәм итү ассоциациясе рәисе, эзтабар Михаил Черепановка җиткердек. Ул исә шул ук көнне кызылармеец Зиннәтуллин Һидиятулланың үлеме турындагы белешмәне табып та бирде Әлеге документны әтисе өчен гел догада булган Бәширә апаның кулына үзебез алып барып тапшырдык. Тик барысы турында да тәртипләп сөйлик.

– Тумышым белән Биектау районының Бикнарат авылыннан мин. Әти сугышка киткәч, ике айдан соң туганмын, – дип, тормыш йомгагын сүтә башлады Бәширә апа. – Дүрт кыз бала үстек. Олы апам Надия 1932 елгы иде. Бөкресе булганлыктан, мәктәптә укымады ул. Алай да, туендыручыбыз иде ул безнең. Апам гарип булса да, гел йөреп торды. Җәй көне аңа 2–3 чиләк җиләк җыеп куябыз, ул көнме-төнме шуны сатарга дип, Казанга чыгып китә. Безгә шәһәрдән йомшак ипиләр алып кайта. Менә шулай тәмле ашарга өйрәндек без. Тора-бара черек бәрәңге дә онытылды. Җиләк сатып җыйган акчага авылда йорт та сатып алдык әле хәтта. 1937 елгы Мәрьям апам, 16 яше тулгач, вербоваться ителеп, Казанга эшкә китте. 1938 елгы Әлфия апам исә, иргә чыгып, Донбасска шахтага киттеләр. Шуңа күрә тормышның бөтен авырлыгы миңа – төпчек кызга калды. Әниебезне нык кызгана идем, шуңа күрә аңа хәлдән килгән кадәр булышырга тырыштым. Хәер, без, кызлары, кул арасына керә башлаганнан бирле әнигә ияреп, басуда эшләп үстек. Дүртенче классны үзебездә Бикнаратта, җиденчене авылдан ике чакрым ераклыктагы күрше Битаманда бетердем. Хәтерлим: әниләргә бәрәңге алырга бер гектар җир бүлеп бирәләр иде. Укудан туп-туры басуга кайтабыз. Әни, кырга кәстрүл алып барып, без мәктәптән кайткан төшкә бәрәңге пешереп куяр иде. Шулай итеп, караңгы төшкәнче бәрәңге алабыз. Өйгә кайтып җиткәнче, көтүләр кайткан була иде инде. Дәрес әзерләргә дә җай булмады. Ут та юк бит әле ул вакытларда. Әни мич яга, без шуннан төшкән ут шәүләсендә дәресләрне карыйбыз. Җиденче классны бетергәч, колхозда үземә эш көне алып эшли башладым. Кайда нинди авыр эш бар, шунда барам: кыш көне фермада  бозаулар карадым, җәй көне кулда – сәнәк-көрәк, җилкәдә – капчык. И-и, ул сушилкада эшләгәннәр! Хәзер генә капчыклар 40–950 килолы ул. Без 70 килолы чүпрәк капчык күтәреп ташыдык. Ул вакытта таякка эшләш бит, хезмәтең авыррак булган саен, күбрәк язалар. Бик тырышып эшләдем мин. Уракны олы кешеләр белән беррәттән утызар сутый ура идем. Әй, басуга концертлар килер иде. Шунда: «Зиннәтуллина Бәширә алдынгылардан бара», – дип җырлаганнарын әле дә искә алабыз. Эштән курыкмадым. Тырышлыгымны күреп, 1960 нчы еллар башында мине авыл советына депутат итеп сайлап куйдылар».

Дүшәнбе–Казан арасы

1965 елда авылдашлары яшь кызны кияүгә чыгарга димли. Ире артыннан Таҗикстанга китә Бәширә апа. «Нуретдин – шушы якта туып үскән, бик тәртипле, акыллы кеше. Быел аның белән бергә гомер итүебезгә дә алтмыш ел була. Ул да әйбәт булды, мин дә сабыр итә белдем. Чит җирләрдә тормыш кору җиңел булмады. Дүшәнбегә килеп төшкәч, әле торырга урын да юк иде, вакытлыча туганнарда урнаштык. Нуретдиннең туганнары күп иде. Бер ай эчендә апасының сараена өстәп, бүлмә салып чыктык. Анда барып урнашкач та, биш көннән балчык баса башладым инде мин. Бабай шофер булып эшләде, ул иртәнге биштә юлга чыгып китә, мин балчык басарга тотынам. Туганнар ярдәме белән бер айда шулай түбәле булдык. Әле йокларга карават юк, ашарга кашык юк дигәндәй. Бабайга беренче хезмәт хакы биргәч, ике кашык, ике стакан, ике тәлинкә һәм башка кирәк-ярак сатып алдык. Шулай итеп тормыш башладык. Дүшәнбедә оек фабрикасына эшкә кердем. Анда да алдынгылар рәтендә булдым. 8 Мартка тегү машинасы да биргәннәр иде. Тора-бара өч бүлмәле фатир алдык. Улларыбыз Рәшит һәм Рөстәм туды. Аларны мәктәпкә йөртү кыенлашкач, фабрикадан китеп, юл аша гына урнашкан поликлиникадагы рентген бүлмәсенә эшкә күчтем. Ташлама буенча 45 яшьтә пенсиягә чыктым. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе булды: ул вакытта шахтерларныкы кадәр пенсия билгеләделәр. 1989 елда күзләргә операция ясатырга туры килде. 1990 нчы еллар башындагы вакыйгалардан соң, вагонга төянеп, монда кайтып аудык», – ди Бәширә апа.

Казанның Авиатөзелеш районына кайтып төпләнгәч, тормышны өр-яңадан башларга туры килә аларга. «Бу урында кечкенә генә бер йорт тора иде, шуны 11 мең сумга сатып алдык, – ди Бәширә апа. – Берничә ел төзелеш материаллары туплап, яңа йорт салып чыктык. Бу өйнең һәр кирпече кулга ун тапкыр гына кергәндер инде». 1992 елда Бәширә апа белән Нуретдин абыйның уллары Рәшит, авырып, якты дөньядан китә. Ул вакытта Таҗикстаннан күченеп кайткан гына була әле. Авылдагы туган нигездә яшәргә дип, Донбасстан күченеп кайткан апасы да көтмәгәндә вафат була. «Алар җизни белән олы апамның кырыгы көнне кайттылар. Ун көн торды да апам үлде дә китте, – ди Бәширә апа. – Тагын бер апам үлгәнгә дә җиде ел була инде. Әнием һәм өч апамны Бикнаратта җирләдек. Аларның каберләрен карап, чистартып торабыз».

Бәширә апа белән Нуретдин абыйның төп терәге – уллары Рөстәм гаиләсе.

– Алар бездән ерак түгел генә яшиләр. Улым да әтисе кебек шофер булып эшли. Төшке ял вакытында да безгә кереп, вак-төяк эшләрне карап китәргә җай таба, – ди Бәширә апа. – Улымны кайнар ашлар әзерләп көтеп торам. Беренче киленем дә кабат кияүгә чыкмады. Рәшит үлгәннән соң: «Андый кеше юк ул хәзер дөньяда», – дип кенә әйтте. Бар көчен һәм тырышлыгын биреп, оныгыбызны үстерде. Алар Уфада яши, аралашып торабыз. Хәзер без аякта йөреп торганыбызга бик куанабыз. Шөкер Ходаебызга, дөньяның җәннәтендә яшәп ятабыз. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз да бик мәрхәмәтле. Җәй буе бакчада казынабыз, анда бөтен нәрсә бар. Дөньяның рәхәте шулдыр.

«Рәхмәт сезгә»

Бәширә апаның күңелен бер генә нәрсә тырный – яу кырында хәбәрсез югалган әтисе турында белмәгән.

– Әтием турында бик тә беләсем килде. Аның «похоронка» хаты килгән булган. Тик иске йорттан яңасына күченгәндә, бөтен документлар югалган. Әтинең бер фотосы да сакланмаган. Аның төсен дә белмим. Мал табибы булган ул, авылдан авылга ат белән генә йөрткәннәр. Ни кызганыч, яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булмаган үзенә, – ди Бәширә апа. – Кулда документлар булмагач, чынлап торып эзли дә алмадык әтине. Аннары «тукта әле, редакциягә шалтыратып карарга кирәк» дигән уй килде. Бер атнадан ук хәбәр ишеттем. Шуңа сөенгәннәремне күрсәгез! Аллаһының рәхмәте яусын сезгә. Шушы хәлдән соң тынычлап йоклаганым да юк, уянган саен рәхмәтләр укып ятам. Күршеләремә дә сөйләп күрсәттем. «Аллаһының нинди бәндәсе икән мин?» – дим. Гомер буе көткән хәбәрне алдым бит. Әтием әсирлектә үлмәгән, чокырга да ташлап калдырмаганнар, Ленинград госпиталендә үлгәч, җир астына кергән, димәк. Бик нык куандым. Елый-елый рәхмәт укыдым. Кылган догаларыбыз кабул булсын. Сез дә исән-сау эшләп, авырмыйча, тигезлек белән балалар рәхәтен күреп яшәгез.

Фикер

Михаил ЧЕРЕПАНОВ, ТР «Хәрби дан клубы»ның патриотик тәрбия һәм эзләнү эшләренә ярдәм итү ассоциациясе рәисе, эзтабар:

– Бөек Җиңүгә инде 80 ел булуга да карамастан, яу кырыннан әйләнеп кайтмаган әтиләрен, бабаларын, туганнарын эзләүчеләр күп. Моңа артык гаҗәпләнәсе дә түгел. Бөек Ватан сугышына Татарстаннан 700 меңгә якын кеше китсә, аларның 370 меңе әйләнеп кайтмаган. Шул исәптән 200 мең чамасы солдат әлегә кадәр хәбәрсез югалган булып санала. Ягъни юридик яктан аларның үлеме расланмаган. Моның сәбәпләре бик гади: һәлак булган солдат өчен аның якыннарына туендыручыны югалту буенча 200 сум күләмендә пенсия түләргә кирәк булган. Ә хәбәрсез югалганнарга мондый түләү юк, гаиләләргә, ничә бала ятим калса да, 12 сум тирәсе пособие билгеләнгән. Туганнары якыннарын моңарчы да эзләгән, әлбәттә. Тик җавап бик кыска булган: «Бернинди дә мәгълүмат юк, солдат хәбәрез югалган». Өстәвенә бер хәреф хатасы аркасында, бигрәк тә татар исем-фамилияләрен алсак, солдатны эзләп табу бик нык катлаулана. Күптән түгел генә Россия Президенты Владимир Путин хәбәрсез югалган хәрбиләрне үлгәннәргә тиңләштерү турындагы карарны имзалады. 2016 елда Оборона министрлыгы «Халык хәтере» («Память народа») сайтында моңа кадәр сер булып сакланган мәгълүматларны ачты. Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнар турында мәгълүматны шуннан табарга мөмкин. Соңгы елларда хәбәрсез югалган содатлар турында аларның якыннарына 40 меңгә якын белешмә юлладык.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү