Үзе дәвалый, үзе яшәртә! Соңгы арада күпләрнең табын күркенә әйләнеп барган «Эмиз» эчемлеге әнә шундый могҗиза тудырырга сәләтле. Моңа аптырыйсы да юк. Ник дигәндә, «Эмиз» – виноградның бөтен файдалы үзлекләрен саклап кала алган, тулысынча табигый эчемлек. Ул барыннан да бигрәк кемнәргә файдалы? Әлеге эликсир башка эчемлекләрдән нәрсәсе белән аерыла? «Эмиз» сәүдә йортында безгә шул хакта сөйләделәр.
– «Эмиз» эчемлегенең файдасы нидә?
– «Эмиз» (русчадан «яшьлек һәм сәламәтлек эликсиры» дип тәрҗемә ителә. – Ред.) тулысынча виноградтан ясала. Ул, үз чиратында, полифенол дигән антиоксидантка иң бай җиләк-җимеш санала. Виноградта полифенолның 360 төре (!) бар. Алар барыннан да бигрәк күзәнәкләр өчен файдалы. Полифенол инсульт, инфаркт, атеросклероздан да саклый, күз күрүен яхшырта, иммунитетны ныгыта. Моннан тыш полифенол яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый, ялкынсынуны бетерә. Ул кандагы холестерин күләмен дә көйли, кан әйләнешен яхшырта.
– Ни өчен аны нәкъ менә яшьлек һәм сәламәтлек эликсиры дип атыйлар?
– «Эмиз» В1, В2, В3, В4, В5 витаминнарына бай. Алар организмга хәл кертә, тергезә. Аның составындагы катехин, танин, дигидрокверцетин кебек органик матдәләр исә организмны яшәртә. Эликсирның исеме нәкъ менә шул хакта сөйли.
– «Эмиз» эчемлеге гади виноград согыннан нәрсәсе белән аерыла?
– «Эмиз» – 100 процент табигый эчемлек. Аның составында консервантлар да, хәтта шикәр дә юк. Аннары безнең эликсирны ясаганда виноград тулысынча файдаланыла. Хәтта бу җимешнең төшенә кадәр изеп салына. Тышын да әрәм итмибез. Виноград согы исә виноградны сыгып ясала. Нәтиҗәдә С һәм В витаминнарына бай сыеклык хасил була. Ләкин бу сок виноградның җимеше кадәр үк файдалы түгел. Ник дигәндә, җимешнең согын гына сыгып алалар, калган файдалы өлешләрен ташлыйлар.
– Ни өчен виноградның төшен ташларга ярамый?
– Виноград төшендә полифенол аеруча күп. Ул йөрәк эшчәнлеген яхшырта, кан тамырларын ныгыта, кан басымын көйли. Моннан тыш виноград төше организмнан зарарлы шлакларны да чыгара. Эшкәртелгән виноград төше канны сыекландыра. Нәтиҗәдә организмда тромблар пәйда булмый. Шул рәвешле виноград төше «Эмиз»ның файдалы үзлекләрен тагын да арттыра. Бу Россия Фәннәр академиясенең «Магарач» йөземчелек фәнни-тикшеренү институты галимнәре тарафыннан да расланган.
– Әлеге эчемлекне теләсә нинди виноградтан ясап буламы?
– «Эмиз»ны җитештерү өчен Кырым винограды гына бара. Башка көньяк төбәкләренекеннән дә ясап карадык – тәме бөтенләй башка. Шуңа күрә Кырымныкына тукталдык. «Эмиз»да Каберне совиньон, Мерло, Пино-нуар, Саперави сортлы виноградлар кулланыла. Эчемлекнең 90 процентын нәкъ менә шулар тәшкил итә. Калган 10 проценты – кара виноград. Виноград Кырымда җыела, яхшылап катырыла. Аннары шуны үзебезгә – Татарстанга алып кайтып, «Эмиз» җитештерәбез.
– Бүген кибет киштәләрендә «Эмиз»ның берничә төре очрый. Алар бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла?
– «Эмиз»ның өч төре сатуда. «Таврический» дигәнен һәркем эчә ала. Ә менә «Премиум» дигәнен чама белән генә кулланырга кирәк. Ник дигәндә, аның составында файдалы матдәләр микъдары ике тапкыр күбрәк. Күптән түгел шикәр чире белән авыручылар өчен дә махсус эчемлек ясый башладык.
– Кемнәргә «Эмиз»ны чама белән генә кулланырга кирәк?
– Әгәр кешенең виноградка аллергиясе бар икән, әлеге эликсирны эчмәве хәерлерәк, билгеле. Кан басымы югары булган, шикәр чиреннән интеккән кешеләргә дә «Эмиз»ны чамасын белеп кенә файдаланырга кирәк. Ник дигәндә, эчемлектә фруктоза бар. Югары кан басымлы кеше шуны ач карынга эчсә, кан басымы кисәк кенә төшеп китәргә мөмкин. Шуңа күрә артык мавыгырга ярамый.
«Эмиз»ны көнгә күпме эчәргә?*
* Су белән бутап (1:3 нисбәтендә), ашаганда яки ашаганнан соң эчәсе:
– 1–12 яшьлек балалар – 3 чәй кашыгы;
– 12 яшькә кадәрге балалар – 3 аш кашыгы;
– зурлар – 3 аш кашыгы;
– йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар – 3 аш кашыгы;
– шикәр чире, гипертония вакытында – 1 аш кашыгы.
Күптән түгел башкаладагы клиникаларның берсендә «Эмиз» эчкән кешеләрнең канын тикшергәннәр. Нәтиҗәләр гаҗәпләнерлек. Баксаң, әлеге эчемлекне даими рәвештә кулланган очракта кандагы лейкоцитларның хәрәкәтчәнлеген – 10 процентка, эритроцитларның аерымлыгы 30 процентка арта икән.
Акция
Рамазан аенда 1 шешә «Эмиз» алучыга 2нчесе бүләккә!
Тел: 8 800 444 09 37
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat