Рәсим Баксиков: Татарстан Рәисе очрашуда республиканың иң мөһим казанышларын атады

«Миңа барыннан да бигрәк «Татулык булмаса, бернинди уңыш та була алмый» дигән сүзләр ошады. Безнең республикада барлык мәсьәләләрдә дә тату булып яшиләр». Россия Президенты Владимир Путин белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның очрашуы турында фикерен «Татар-информ»га Россия Герое, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков белдерде.

«Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда Татарстан Рәисе республиканың иң мөһим һәм әһәмиятле казанышларын ассызыклады. Махсус хәрби операция темасыннан башлады: махсус операция башланганнан бирле төзелгән контрактлар планын үтәүгә дә кагылды, махсус операциягә ярдәм итүгә юнәлдерелгән акчалар турында да сөйләде. Шул исәптән гуманитар ярдәм күрсәтү, шефлыкка алынган шәһәрләрне торгызу, социаль ярдәм чаралары һәм яңа регионнардан килгән балалар белән эшләү турында әйтеп узды», – диде Рәсим Баксиков.

ТР Дәүләт Советы депутаты әйтүенчә, ул үзе өчен Татарстанда конфессияара һәм милләтара конфликтлар булмау турындагы өлешне ассызыклаган. Ул шулай ук Татарстанның икътисади алга китешен билгеләп үтте.

«Без Россиянең төп, терәк төбәге булып торабыз. Бу бездә горурлык уята һәм беркайчан да бирешмәскә көч бирә», — дип өстәде ул.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү