Россиянең кайбер төбәкләрендә Telegram мессенджерын рәсми рәвештә тыйдылар

Telegram Чечняда һәм Дагъстанда мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү сәбәпле тыелды. Бу хакта Дагыстанның цифрлы үсеш министры Юрий Гамзатов белдерде, дип яза РБК.

Аның сүзләренчә, мессенджерны республикаларда тыю турындагы карарны 2023 елның 29 октябрендә Махачкала аэропортындагы тәртипсезлекләрдән соң федераль дәрәҗәдә кабул иткәннәр. Ул вакытта, ачыкланганча, сервис белән тәртипсезлекләрдә катнашучылар файдаланган.

Гамзатов билгеләп үткәнчә, алга таба мессенджер «барлык кануннарны үтәсә», тыюдан чыга ала.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү