Кызлар – әтиләрен, әтиләр кызларын ныграк ярата, диләр. Аларны ниндидер күзгә күренми торган җепләр бәйли, имеш. Бу чыннан да шулаймы? Кыз әтисе булу – ничегрәк ул? Әти белән кыз арасында серләр була аламы? Бәйрәм сораштыруында әнә шул хакта сөйләштек.
«Кайбер нәрсәләрне качып эшлибез…»
Илфак Хафизов, Тинчурин театры артисты (3 кыз әтисе):
– И-и-и кызларым белән!.. Минем бит кызлар күргәнем булмады – без гаиләдә өч малай үстек. Үземнең кызларны яратып туеп булмый. Әнидән яшерен серләребез дә бар. Бер җыр бар бит әле: «С папой можно все, что нельзя с мамой»… Кайбер нәрсәләрне качып кына эшлибез, уйныйбыз да, шаярабыз да. Әле бит тәмле чаклары, кечкенә чаклары. Мөнәсәбәт башка. Хәер, малай үстереп караган юк. Әлегә… Чагыштырып булмый, дип әйтүем. Аерма бармы икән? Ә кызларым – тормыш яме. Кайтып керүгә кочаклап алулары гына ни тора! Яратам да инде үзләрен!
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat