«Ислам финанслары» дигән төшенчә инде күптәннән колакка ят түгел. Диндә акча белән эш итү, сәүдә эшенә бәйле таләпләр бар. Димәк, мөселманнар өчен яңа финанс инструментлары уйлап табу читкә этәрә торган сорау түгел. Мәгълүм булганча, Россиянең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда сынау рәвешендә ислам банкингы (башкача – партнерлык финанславы) эшли.
Хәләл түләү картасы нинди була? Кешбэк хәләл була аламы? Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге хезмәткәре Ленар хәзрәт Хамматов белән шул хакта сөйләштек.
ХӘЛӘЛ КАРТАНЫҢ АСЫЛЫ НИДӘ?
Билгеле булганча, Россиянең кайбер төбәкләрендә сынау рәвешендә ислам банкингы системасы эшләп килә. Шушы исемлектә булган төбәкләргә ислам финанс продуктларын булдыру бурычы куелды. Әлеге матди мөмкинлекләр арасында, билгеле, кеше көндәлек куллана торганнары да булырга тиеш. Мәсәлән, дебет картасы. Әмма ислам финансларын без бер карта белән генә чикли алмыйбыз. Динебездә сату-алу эше бик зур бер бүлек булып тора. Сату-алу булсынмы, бизнес алып барумы, күпләп сату булсынмы, аларның барысы да аерым бер таләпләргә кертелгән. Шуларны исәпкә алып, Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә шактый күп ислам продуктлары барлыкка килде.
Дебет картасына кире әйләнеп кайтыйк. Хәләл карта белән гади карта арасында нинди аерма бар соң? Асылда – банк куллана торган операцияләр, синең акчаңны кайда тотуы. Кешенең исәп-хисап счетындагы акча – банкныкы.
Динебез буенча, кешенең акчасы тыелган матди операцияләрдә катнашырга тиеш түгел. Хәләл картаның төп аермасы да шунда: ул акчаны хәрам, шикле гамәлләрдән саклый. Ягъни банк аларны куллана алмый, моңа үзенә күрә бер чик куела.
Кешеләр хәләл картага өстәмә акча килеп тормагач, файдасы юк, дип әйтергә мөмкин. Без исә, киресенчә, шул өстәмәләр булмаганга харам акча юк дибез.
МОНДЫЙ КАРТА БЕЛӘН КЕШБЭК КАЙТАРЫП БУЛАМЫ?
Кешбэк мәсьәләсен карыйк. Ул ике төрле була. Әйтик, сиңа аны товар сатып алган кибет яисә банк кайтара. Соңгысы акчаны шунда саклаганга күрә кайтара. Синең акчаң банкта тора икән, ул да сиңа тиеш кебек. Ягъни син аңа акча биреп тордың, сезнең арада «бурыч йөкләмәләре» («долговые обязательства») барлыкка килә. Син кешегә әҗәткә биреп торсаң, аннан керем алмыйсың бит. Ә банк һәм кеше очрагында әҗәттән керем кебек килеп чыга. Динебездә бу тыела. Банктан кешбэк кайта икән, аны алырга ярамый, ди галимнәребез.
Ә кибеттән кешбэк кайтару дигәннән, бу ярый. Бу очракта «бурыч йөкләмәләре» юк.
Хәләл картаны барлыкка китергән банкларда «Хәләл кешбэкны ничек булдырырга?» дигән сорау туды. Шул рәвешле махсус кушымта барлыкка килде. Бу системада хәләл картаны теркәп, шушы картага бәйләнгән кибетләрдән кешбэк кайтару мөмкинлеге бар. Шушы кушымтада әлеге картаның партнерлары күренеп тора. Әлеге исемлектәге кибеттән сатып алынган товар өчен кайтарылган кешбэк хәләл санала. Бәлки киләчәктә банктан килә торган кешбэкларны да хәләлләштереп булыр, монысы Аллаһка гына мәгълүм.
МОНДЫЙ КАРТА БЕЛӘН НИШЛӘП БУЛМЫЙ?
Карта махсус чикләүләр белән ясалган. Әйтик, хәмер сату лицензиясе булган кибетләрдә, төнге клубларда, хәрам гына сатыла торган рестораннарда аның белән түләп булмаячак. Ә инде барысы да бер җирдә булган кибетләрдә түләү мөмкин. Хәләл карта ул – ысул гына. Стаканга чәй дә, су да, хәмер дә салып була бит. Без картаны мөселман өчен мөмкин кадәр куркынычсыз, чикли торган итеп әзерләргә тырыштык. Карта бит инде синең азык-төлек сатып алган вакытта кәрзингә хәмер дә салуыңны белми. Ул акча гына түли. Ә менә лицензиясе булган кибетләрдә ул ярамаганны күрә.
ӘЛЕГЕ КАРТАГА ИХТЫЯҖ БАРМЫ?
Бу инде кешедән, аның бу күренешкә әзерлегеннән тора. Карта мөселманга бик кирәк.
Бер заман Әбү Хәнифә хезмәтчесен бер товар сатарга чыгарып җибәрә. «Бу товарның җитешсез ягы бар, ул 100 дирһәм тора, әмма син аны 90 дирһәмгә сат», – ди. Хезмәтче моны сатып кайта да: «Син әйткәнне оныттым, 100 дирһәмгә сатып җибәрдем», – ди. Әбү Хәнифә: «Син биргән акчалар арасында теге кешенең артык 10 дирһәме бар. Кайсы артык икәнен белмим», – ди дә, акчаны алмыйча, сәдака итеп тарата.
Хәзерге заман күзлегеннән карыйк. Гадәти картага ай саен процент белән хәрам акча кайтып тора! Кеше моңа игътибар да итми. Без аны ипи алырга да, башкасына да тотабыз. Хәләл картада мондый «мөмкинлек» юк. Шуңа күрә ихтыяҗ дигәнне дә кеше үзе тудырырга тиеш. Банкка әле без хәрам гамәлдән саклаган өчен рәхмәт әйтергә генә тиеш. Процент, риба турында белмәгәч, кеше бу хакта уйламый да инде.
Фикер
Абделилах Белатик, Ислам банклары һәм финанс институтлары генераль советы (CIBAFI) генераль сәркатибе:
– Әгәр ислам финансларын гамәлгә кертү турында сөйләсәк, бу юнәлештә Малайзия һәм Бәһрәйн алдынгы илләр булып тора. Биредә әлеге процессларның барлык нечкәлекләрен җайга сала торган халыкара оешмалар урнашкан, барысы да уңайлы корылган.
Җитештерү күләмнәренә һәм тармакны үстерүгә килгәндә, бу өлкәдә Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Малайзия кебек дәүләтләр лидер булып тора. Шул ук вакытта Төркия һәм Индонезия кебек илләрне дә билгеләп үтәргә кирәк. Алар, алдынгы дәүләтләр күрсәткечләренә ирешмәсәләр дә, зур потенциалга ия.
Казахстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан, шулай ук Россиядә әлеге өлкәдә үсеш перспективаларын күрсәтә торган Татарстан Республикасы игътибарга лаек. Кайбер Африка илләре сизелерлек үсеш күрсәтә.
(«ТАСС»)
Белешмә өчен
Билгеле булганча, ислам банкингы традицион банк системасыннан аерылып тора һәм дингә таяна.
Ислам банкингы ул:
* табышны да, зыянны да банк һәм клиентның үзара бүлүенә нигезләнә;
* ссудалы процентлар юк;
* банклар тәмәке, хәмер, корал, комарлы уеннарга корылган бизнесны финансламый;
* спекуляция тыела;
* экспериментта катнаша торган банклар физик яки юридик затларга раса, милләт, тел яки дини билгеләре буенча хезмәт күрсәтүдән баш тарта алмый.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat