Белгечләр соңгы 200 елдагы иң җылы кыштан соң Татарстанда язның ничек булачагына төрлечә фаразлар кора. Республика Гидрометеоүзәге һава температурасының нормадан бер градуска югарырак булуын көтсә, КФУ белгечләре язгы җылылыкның 3-4 градуска югарырак булачагын фаразлый, дип яза “KazanFirst”.
Метеорологлар мәгълүматлары буенча, Татарстанда март ае соңгы дистә ел эчендә җиде тапкыр аномаль дәрәҗәдә җылы булган инде. Хәзер төбәк – Төньяк Атлантикадан үтеп кергән циклон йогынтысында. Шуңа күрә җылы, дымлы һава хөкем сөрә. Якындагы көннәрдә температура +3 градуска җитәргә мөмкин.
Климатологлар һава температурасының нык җылы булуын глобаль җылыну белән бәйләп, җәйнең эссе килү ихтималын әйтә. Әмма Татарстан Гидрометеоүзәге җитәкчесе Феликс Гоголь басма хәбәрчесенә озак сроклы фараз бирүдән баш тарткан. Авыл хезмәтчәннәре исә, мул уңыш җыеп алу өчен, теләсә нинди һава шартларына җайлашырга әзерлеген белдергән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat