Россия Герое Сергей Чебневның төпчек улы Татарстан Рәисе белән очрашачак

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Сергей Чебневның 8 яшьлек улын очрашуга чакырган. Махсус хәрби операциядә һәлак булган комбатның хатыны Ольга Чебнева “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

“Улымны Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга чакырдылар. Әмма ул парадта катнашачак һәм 9 майга кадәр беркая да чыгып китә алмаячак”, – дигән Геройның тол хатыны.
Шулай ук хәбәрче белән әңгәмәсендә ул Татарстанның фронтка һәм хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итүдәге хезмәтләрен билгеләп үткән.
“Шушы көннәрдә генә миңа Татарстанның Танкистлар берлегеннән шалтыраттылар. Миңа калса, республикада махсус хәрби операциягә бәйле эш читтәге төбәкләрдәгегә караганда әйбәтрәк оештырылган. Иремнең портретын танк училищесына, әлеге уку йортын тәмамлаган Россия Герое буларак, шундук элеп куйганнар”, – дип сөйләп үткән ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү