Табиблар Казандагы авариядә зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләгән

Казанның Вишневский урамында авариядә зыян күрүчеләр шәһәрнең 7 нче хастаханәсенә китерелгән.

“Хастаханәгә китерелүчеләрнең барысы да – үз аңында, хәлләре – уртача. Барчасына кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Авариядә зыян күрүчеләр әле һаман китерелә”, – дип сөйләп үтелгән “Татар-информ” хәбәрчесенә 7 нче хастаханәнең матбугат хезмәтеннән.

Инде хәбәр ителгәнчә, Казанда җиңел автомобиль автобус тукталышына килеп кергән. 9 кеше уртача хәлдә хастаханәгә озатылган. Икесенә хастаханәгә озату таләп ителмәгән. 8 кеше – 7 нче хастаханәгә, 1 бала – Балалар клиник хастаханәсенә китерелгән.
“Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү