Моннан тыш торак массивларда – юллар, Константиновка бистәсендә – күпер яңартылган.
Узган елда Казанның Совет районында юлларны яңарту буенча киң колачлы эшләр башкарылган. Хакимият башлыгы Роман Фәтхетдинов әйтүенчә, “Сыйфатлы имин юллар” илкүләм проекты буенча 14 объектны, шул исәптән Себер трактының бер өлешен яңартканнар.
Моннан тыш торак массивларда – юллар, Константиновка бистәсендә күпер яңартылган. Вознесение трактының икенче чиратын файдалануга тапшыру бик күпләрнең хәлен җиңеләйткән. Авария ихтималы зур булган юл участокларына анализ нәтиҗәләреннән күренгәнчә, аварияләр саны 10 процентка кимегән. 874 яңа яктырткыч (8 торак массивта 41 чакрым озынлыктагы юларны яктырта) урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез: илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat