Казандагы коточкыч аварияне үз күзләре белән күрүчеләр: «Рульдә барганда аңын югалтты»

Казанда автобус тукталышы тирәсендә кешеләрне бәрдергән такси йөртүче рульдә барганда аңын югалткан. Коточкыч хәлне үз күзләре белән күрүчеләр “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
Ир-атның арендага алынган такси руленә утырганлыгы ачыкланган. Шаһитлар әйтүенчә, ул юлдан барган шәпкә аңын югалткан.

Автомобиль килеп бәрелгән автобус кондукторы сүзләренә караганда, иномарка йөртүче үзен исерек кебек тоткан. Әмма аның сәрхүш хәлдә булганлыгын раслаган мәгълүматлар әлегә юк.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә караганда, арендага алынган “Москвич”, Вишневский урамыннан Достоевский урамына таба барганда, пассажирларны төшерү өчен туктаган автобусны узмакчы булып, җәмәгать транспортыннан чыгып килүче җәяүлеләрне бастырган.
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы мәгълүматларына караганда, 11 кешегә зыян килгән. Татарстан прокуратурасы авария сәбәпләрен билгеләүне контрольгә алган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү