Акчасыннан тормыйлар! Бер ел эчендә Россиядә шәхси медицина оешмаларына йөрүчеләр саны арткан. Күпләрне андагы хезмәтләрнең шактый кесәгә сугуы да куркытмый. Соңгы бер ел эчендә генә дә акча түләп дәвалану 15 процентка кыйммәтләнгән. Аның каравы вакыт һәм нерв янга кала.
Арчада яшәүче Гөлназ Сафиуллина тешләрен райондагы шәхси стоматология клиникасында дәвалата. Биредә сиңа булган мөнәсәбәт тә яхшырак, күрсәтелгән хезмәтләре дә сыйфатлырак, дип саный ул. Тик соңгы арада бәяләр генә кесәгә суга башлаган.
– Теш табибы – иң курыккан кешем. Бушлай дәвалаганда бер күңелсез хәл булды. Шуннан соң түләүле клиникага йөри башладым. Үз табибымны таптым, шөкер. Куркытмый да, авырттырмый да, ямалган тешләре дә озакка җитә. Соңгы барганда бәяләргә генә шаккатып кайттым. Моңа кадәр бер тешне 1500 сумга ямата идем. Бу юлы 3000 сум сорадылар. Кыйммәт, билгеле. Ләкин барыбер шушы табибка йөреячәкмен. Тынычлыгым кадерлерәк, – ди Гөлназ.
Соңгы арада Россиядә шәхси медицина оешмаларында күрсәтелгән хезмәтләр дөрестән дә кыйммәтләнгән. Бер ел эчендә аларның хаклары 15 процентка арткан. Хәзер илдәге шәхси медицина оешмаларына бер барып кайту уртача 4,5 мең сумга төшә.
«Т-Ж» басмасында дөнья күргән тикшеренү нәтиҗәләреннән аңлашылганча, яшь барган саен чыгымнар да арта. Әйтик, 56–60 яшьлек кешеләр шәхси клиникага бер баруларында якынча 4,7 мең сум акча калдырып кайта икән. Түләүле медицина хезмәтләренә тотылган чыгымнар буенча беренче өчлеккә Мәскәү (уртача 7,2 мең сум), Санкт-Петербург (5,2 мең сум) һәм Приморье крае (4 мең сум) кергән. Татарстанда бу күрсәткеч – 3,9 мең сум.
Белгечләр шәхси дәвалау оешмаларына йөрүнең кыйммәтләнүен иң беренче чиратта валюта курсы белән төп ставканың тотрыксызлыгына бәйләп аңлата. Дәвалауда кулланыла торган материаллар да кыйммәтләнгән. Әйтик, бер ел эчендә теш дәвалаганда кирәкле композит, анестезия хакы – 15–25 процентка, күз дәвалаганда кирәклеләре 10–15 процентка арткан. Реактивлар кыйммәтләнү сәбәпле, хәзер күп кенә анализлар, бигрәк тә генетик анализлар өчен 10–20 процентка күбрәк акча чыгарып салырга туры килә икән.
Казанның Космонавтлар урамындагы шәхси медицина оешмасында эшләүче хатын-кыз табибы Лилия Сафинаның да хезмәтләре кыйммәтләнгән. Яңа елга кадәр аңа беренче тапкыр күренү 3000 сум торса, хәзер 4000 сумга төшә.
– Үз эшенә җаваплы караган табиб гел укып, белем-күнекмәләрен арттырып торырга тиеш. Тәҗрибә арткан саен, ул күрсәткән хезмәт тә кыйммәтләнә, билгеле. Безнең эштә дә заман белән бергә барырга, яңа дәвалау алымнарын өйрәнергә кирәк. Шәхсән үзем бер ел эчендә әллә ничә курс алып укыйм. Болар берсе дә бушка түгел. Минем хезмәтнең кыйммәтләнүе шуңа да бәйле, – ди табиб.
Шул ук вакытта бер ел эчендә илдә шәхси медицина оешмаларының хезмәтләреннән файдаланучылар саны да 6,3 процентка арткан. Бүген Россиядә яшәүчеләр түләүле медицинага елына уртача 52,2 мең сум акча тота икән. Kept аудитор-консалтинг оешмасы белгечләре бу саннарны Кытай, Бразилия кебек илләр белән бер чама дип бәяли. Болай барса, шәхси медицина оешмаларында түләнгән акча күләме буенча Германия, Израиль белән АКШны да куып тотачакбыз, дип фаразлый алар.
Татарстанда яшәүчеләрнең исә яртысыннан артыгы түләүле медицинаны үз итә. Күптән түгел «ПромРейтинг» агентлыгы тарафыннан уздырылган сораштыруда респондентларның 72,7 проценты узган ел бер тапкыр булса да шәхси медицина оешмасына мөрәҗәгать итүен белдергән. Түләүле оешмаларның иң зур өстенлеге дип исә чират булмау (54,3 процент), медицина хезмәтләренең тиз һәм сыйфатлы күрсәтелүе, табибларга җайлы гына язылып булуны (30,4 процент) әйткән.
Белгечләр халык арасында аеруча популяр булган хезмәтләрне дә атаган. Республика халкы түләүле медицина оешмаларына күбрәк тешләргә протез куярга, анализлар тапшырырга, МРТ һәм УЗИ узарга йөри икән. Күз, йөрәк һәм хатын-кыз табибы хезмәтләре дә шул сафта.
Казанның 21 номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Регина Галиуллина түләүле медицина хезмәтләренең халык арасында елдан-ел популярлаша баруына аптырыйсы юк дип саный.
– Яшерен-батырын түгел: шәхси медицина оешмаларында вакытың да, нервың да әрәм булмый. Дәүләт оешмаларындагы кебек табибка чиратың җиткәнне атналар буе көтәргә дә кирәкми. Тиешле вакытыңа гына киләсең дә чиратсыз-нисез күренеп чыгасың. Аннары шәхси медицина оешмаларының тагын бер зур өстенлеге бар. Без авыруга, күп дигәндә 15 минут вакытыбызны гына сарыф итә алсак, анда аларны ярты сәгать дәвамында да тикшерергә мөмкиннәр. Заманча җиһазлар булу, диагностиканың көчлелеге ягыннан да алдыра алар, – ди табиб.
Әмма соңгы арада Татарстанда шәхси медицина оешмаларыннан зарланучылар саны арткан. Росздравнадзорның республикадагы идарәсе мәгълүматларына караганда, узган ел аларга халыктан 14 меңләп мөрәҗәгать килеп ирешкән. Бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 14 процентка күбрәк. Ризасызлык белдерүчеләрнең күпчелеге шәхси медицина оешмаларында кирәк булмаган хезмәтләр тагудан, бәяләрне чамасыз күтәрүдән зарланган. Анда эшләүче табибларның тәҗрибәсе җитәрлек түгел, диючеләр дә булган.
Татарстанда акча түләп дәвалану күпмегә төшә?
– гомуми кан анализы (360–500 сум)
– УЗИ (2300 мең сумнан)
– МРТ (6100 сумнан)
– Томография (4165 сумнан)
– теш ямау (3470 сумнан)
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat