Kazan Forum – 2025 кысасында нинди чаралар уздырылачагы мәгълүм

Форум кысасында төрле илләрнең белгечләре катнашында 120 тематик утырыш үткәреләчәк.

“Россия – Ислам дөньясы: Kazan Forum” XVI Халыкара иктисадый форумын оешыручылар чараның эшлекле программасын бастырып чыгарган, дип яза “KazanFirst”. Мәгълүм булганча, саммит 13-18 май көннәрендә Казанда “Казан Экспо” халыкара күргәзмә мәйданчыгында үткәреләчәк.

Быел форумның төп темасы – “Цифрлаштыру: яңа чынбарлык һәм хезмәттәшлекне киңәйтү өчен өстәмә мөмкинлекләр”. Пленар утырыш төп вакыйгага әйләнәчәк. Программасы халыкара хезмәттәшлек, туризм, транспорт, медицина, икътисад, дөнья күләмендәге сынаулар, хәләл индустрия, мәгариф, мәдәният, спорт кебек берничә темадан торачак.

Форумның эше ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлек итүгә юнәлдерелгән. Төрле илләрдән килүчеләр катнашында уздырылырга тиешле 120 тематик утырыш моңа ярдәм итәчәк. Алар мультимодаль транспорт коридорларын үстерү, туризм, Россиянең хәләл продукциясен читкә чыгару, икътисадый иминлек кебек мәсьәләләргә багышланачак.

Моннан тыш форум кысасында төрле илләр: Россия – Малайзия”, “Россия – Казахстан”, “Россия – Иран, арасында “Түгәрәк өстәл”ләр оештырылачак, Россия белән Таҗикстан арасында икътисадый хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре очрашачак.

Саммит вакытында, гадәттәгечә, Россиядә иң зур хәләл инвестицион һәм инфраструктура проектлары күргәзмәсе – Russia Halal Expo һәм Kazan Halal Market халыкара сәүдә ярминкәсе эшләячәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү