Кукмара районының Камышлы авылында яшәүче 93 яшьлек Миңсылу әби Хәмидуллинага китап җене кагылган. Айга 15–20 дән дә кимне укымый. Булганы бетеп китсә, китапханәчегә: «Тагын китер әле», – дип шалтырата. Үтеп барышлый без дә аның янына сугылдык.
Миңсылу әбинең өенә Березняк авылы китапханәчесе Гөлшат Сабирҗанова белән бергәләп бардык. Китап тулы тартманы күргәч, башта: «Моның кадәрне ничек укып бетерермен икән?» – дип гаҗәпләнсә, актара башлагач, барысын да калдырырга кушты.
– Менә монысы әфганчылар турында, – дип рәсемле китапны сузды аңа Гөлшат ханым. – Анда Камышлы егетләре бар. Радик Арсланов синең күршең бит. Карап чыгарсың, яме. Нәби Дәүлине яратканыңны беләм, анысын да алып килдем. Гомәр Бәшировның басмаларын да укырсың.
Хәзерге вакытта Мансур Вәли-Барҗылының (кызганыч, Мансур абый берничә көн элек кенә якты дөньядан китеп барды) «Ул көннәрдә» дигән китабын укый. Миңсылу әби дин, кешеләр, авыллар, гыйбрәт турында укырга ярата. Үзенең дә тормышы да шул китап кебек: бер дә җиңел булмаган…
– Шушы авылда тудым, шунда үстем. Яраткан кешемә кияүгә чыктым. Шәйхуллам белән бик матур яшәдек. Кызганыч, күптән күзләрен мәңгегә йомды инде. Гомер буе хисапчы булып эшләде. Мин колхозда төрле хезмәтләрне башкардым. Сөюебезнең татлы җимеше генә булмады шул. Ятимнәр йортыннан бер малай алып үстердек. Улыбыз Фәнил тракторчы иде. Дүрт ел элек вафат булды. Аның ике улы калды. Киленем авылга кайтып, гел булышып тора. Рәхмәттән башка сүз юк, – ди әбекәй. Күңел кылларына кагылып, тормышының нечкәлекләрен төпченмәдек. Кечкенә чакта да авырлыкларны күп күргән. Барысына да түзгән. «Бар бәхетем картлыгыма калган икән», – диюеннән бар да аңлашыла кебек.
Өе ялт итеп тора. Бик тырыш булган үзе. Мал-туарын да күпләп асраган. Яшь вакытта чиккән, теккән. «Тегү машинасы тамакны туйдырды», – ди. Көнгә заказга өчәр күлмәк теккән. Авыл хатыннарының рәхмәтен ишетеп яшәгән. Хәзер инде кискәне дә, теккәне дә юк. Үзе әйтмешли, бөтен эше – китап уку. Төнлә йоклый алмаган чакларында да кулы шуңа үрелә. Кечкенәрәк китапны бер сулышта укыган чаклары да була.
Шөкер, сәламәтлегеннән зарланмый. Күзе әйбәт күрә, кан басымы да әйбәт. Тик менә аралашырга ахирәтләре генә калмаган. Тормышына сөенеп яши. Җәй көне чәчәкләр үстерә. Чүп утый, су сибә. Шулар белән юанып көне үтә. Билгеле, бу вакытта кулына китап алырга вакыты азрак кала.
Унынчы дистәсен ваклап баручы әби өчен китап ул – җан азыгы. Тик яшьләр ни өчен аннан бизде соң? Бу теманы китапханәче Гөлшат Сабирҗанова белән дәвам иттердек.
Өч авылга хезмәт күрсәтә ул. Камышлы, Аман-Оштырма авылларына күчмә китапханәче буларак йөри. Халкы клубка килеп ала икән. Өлкәннәрнең өйләренә дә илткәли. Ун ел элек эшкә килгәндә, аз укыйлар, дип аптыраса, хәзер абунәчеләре күпкә арткан.
– Халык китаптан бизде дип әйтә алмыйм. Шәһәрдә белем алучы студентлар күбрәк матур әдәбият сорый. Укырга әвәс булганнарга китап җиткереп бетереп булмый. Берәүләргә – тормыш фәлсәфәсе, икенчеләргә – мәхәббәт, тарих турындагы әсәрләр, өченчеләргә детектив, фантастика кирәк. Шигырь яратучыларым да бар. Дөрес, бөтен кеше дә китап укый дип әйтеп булмый. Укырга яратмаучыны берничек тә өйрәтеп булмый. Әмма китап укымыйча яши алмаучылар да юк түгел. 90 яшькә җитеп килүче Хаҗәр әби Мифтаховага да китап җиткереп булмый. Каравылда торучы Марсель Хәмидуллин килгән саен бер сумка тутырып алып кайта. Андыйлар аз түгел, – ди Гөлшат ханым.
«Ватсап»та китап укучыларның үз төркемнәре дә бар икән. Анда да инде китапханәче бар яңалыкны җиткереп тора. Яңа китаплар алып кайтып, шулар турында сөйли. Менә шулай салына китапханәгә сукмак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat