Татарстаннан Россия Герое Сергей Чебневның исеме Курск өлкәсендә дә мәңгеләштереләчәк

Депутат Александр Хинштейн Чаллыдан Россия Герое Сергей Чебневның истәлеген Курск җирендә мәңгеләштерүне тәкъдим иткән. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында белдергән.

“Дошманның тылга үтеп керүен булдырмас өчен гомерләрен дә кызганмаган геройларыбызның истәлеге беркайчан да онытылырга тиеш түгел. Тынычлыкның нәрсә бәрабәренә яуланганлыгын белеп торсыннар өчен, балалар һәм оныкларыбызны аларның батырлыгы үрнәгендә тәрбияләргә кирәк”, – дип язган депутат.

Аның әйтүенчә, Сергей Чебневның исеме Курск өлкәсенең Суджа районы авылында – Малая Локняда, шулай ук Курчатов шәһәрендә (герой үз гомере бәрабәренә дошманны шушы шәһәрдәге АЭСка үткәрмәгән) мәңгеләштереләчәк. Подполковник Чебнев, Суджа шәһәре тирәсендәге мөһим плацдармны дошманга калдырмас өчен, өч полк командиры сыйфатында, 12 көн буе Малая Локня авылын Украина кораллы көчләреннән саклаучыларга җитәкчелек иткән. Ул 18 августта, дошманга Россия гаскәрләре тылында урнашу мөмкинлеге бирмәс өчен, шәхсән үзе контрһөҗүмгә җитәкчелек иткән. Һөҗүм вакытында хәрбиләр төркеме миномет утына һәм дрон-камикадзе һөҗүменә эләккән. Подполковник һәлак булган.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Сергей Чебневка үлгәннән соң Россия Герое исемен бирде. Герой йолдызы хәрбинең тол хатыны Ольга Чебневага тапшырылды.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү